Ябылу тантанасында район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин , җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кураторы Альбина Садыйкова һәм мәгарифне санлаштыру муниципаль үзәге директоры Айрат Галиев катнашты. Илдус Наил улы балаларга, оештыручыларга теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.
Ял күпме булса да туйдырмый, бигрәктә, оештырылган яллар. Балалар да яллардан кәнәгать. Җәйнең өч атнасын табигать кочагында үткәргән көннәр балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр, дип ышанасы килә.
27 июньнән лагерьнең икенче сменасы башлана. “Танып” лагеренең ишекләре һәркемгә ачык.