Бүген, 18 июнь көнне, Борай беренче санлы мәктәбендә мәктәп яны лагерын ачу тантанасы үтте. Аның начальнигы Резеда Гаянова укучыларны смена башлану белән котлады һәм аларга якты тәэссоратлар, яңа ачышлар һәм онытылмас мизгелләр теләде.
Биредә 120 укучы ял итә. Дүрт команда да үзен лаеклы тәкъдим итте: отрядларның исемнәрен, девизлар уйлап тапканнар, җыр өйрәнгәннәр, плакатлар ясаганнар, музыкаль номерлар күрсәттеләр. Ачылу тантанасы барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Алда балаларны кызыклы чаралар, иҗади осталык дәресләре һәм мавыктыргыч чаралар көтә. Бу җәй алар өчен онытылмаслык булыр һәм күп шатлык һәм яңа белемнәр китерер дип ышанабыз.