

Чара беренче санлы балалар бакчасының тәрбияләнүчеләренең моңлы җыры белән башланып китте. Аларны икенче санлы «Йәйгор» балалар бакчасы тәрбиячеләренең биюе алыштырды. «Халык зирәклеге энҗеләре» дип аталган театральләштерелгән тамаша барысының да күңеленә хуш килде. «Стильләштерелгән милли бизәк – брошь» осталык дәресен дә игътибар белән карадылар.
Иң кызыгы «Брейн – ринг» интеллектуаль уены булды. Биш кешедән торган дүрт команда үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Нәтиҗәдә, беренчелекне икенче санлы «Йәйгор» балалар бакчасы коллективы алды.
Чара барышында «Русия көче - халыклар бердәмлегендә» фотозонасы эшләде. Һәркемгә истәлеккә фотога төшәргә мөмкинлек булды. «Библиокафе»да теләгән һәркем тамак ялгап алды.
«Библиотөн-2026» бик кызыклы, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.