Мәгариф
15 Апреля , 08:12

Борайда «Зур гаиләдә, бердәм гаиләдә» фестивале үтте

Бүген, 15 апрель көнне, бишенче балалар бакчасында «Зур гаиләдә, бердәм гаиләдә» дип аталган илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикабызда Зур һәм тату гаилә елларына багышланган район фестивале үтте.

Борайда «Зур гаиләдә, бердәм гаиләдә» фестивале үттеБорайда «Зур гаиләдә, бердәм гаиләдә» фестивале үтте
Борайда «Зур гаиләдә, бердәм гаиләдә» фестивале үтте

 

Чарада дәрт-дәрман, иҗат һәм, әлбәттә инде, зур бердәмлек хакимлек итте. Тату һәм актив, һәрьяклап үсеш белән мавыгучы чын энтузиастлар – биш гаилә гореф-гадәтләр, милли кием һәм ризык  хөкем сөргән мавыктыргыч бәйгедә көч сынаштылар.

Визит карточкасында һәр команда үзенең гаиләсенең нәрсә белән мавыкканың күрсәттеләр. Спорт, сәяхәт, кул эшләре, пешекчелек һ.б. кебек шөгыльләр барсының да яраткан өй эшләре. Ә “Нәсел җепләре” бәйгесендә һәр гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. Шунысы куанычлы, бер гаиләнең шәҗәрәсе утыз буын вәкилләреннән тора. Йомгаклау сынавында катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Кемдер җырлады, биючеләр дә булды. Төрле биремнәр буенча үткәрелгән бәйге гаилә бәйләнешләренең ныклыгына чын сынау булды, әмма безнең катнашучылар барлык биремнәрне дә намус белән үтәделәр.

Иң мавыктыргычы – һәр команда үз гаиләсенең гербын ясау. Балалар да, әти-әниләр дә бу эшкә илһамланып тотындылар.

Жюри әгъзаларына урыннарны билгеләү җиңел булмады. Каенлык балалар бакчасы әгъзалары Закирҗановлар «Иң тату гаилә» номинациясендә җиңү яуладылар. «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» номинациясендә – өченче балалар бакчасыннан Хәтмуллинар гаиләсе. «Иң яхшы иҗади гаилә» номинациясенең җиңүчесе булып беренче балалар бакчасының Гомәровлар гаиләсе чыкты. «Гаилә традицияләре – безнең тарихыбыз» номинациясендә бишенче балалар бакчасы вәкилләре Даутовлар гаиләсе билгеләнделәр. «Зур гаилә – минем горурланырлык нәрсәм бар» номинациясенә икенче санлы бакчадан Гыйльметдиновлар гаиләсе чыкты.

Бәйгеләр тәмамланды, һәр команда бүләк алды. 

 

«Зур гаиләдә, бердәм гаиләдә» фестивале гаиләләр өчен вакытны бергә уздыру, сәләтләрен күрсәтү, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм уңай хис-кичерешләр алу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Фестивальне оештыручылар барлык гаиләләргә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Гаилә бәйләнешләре көннән-көн ныгысын, бәйгеләрдә уртак җиңүләр шатлык китерсен.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас