

Чараның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвешенең тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру, балаларны башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыруны дәвам итү, башкорт телен өйрәнү белән кызыксындыру, балаларның инициативасына һәм мөстәкыйльлегенә ярдәм итү, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен, аларның фикерләвен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү, мәдәни кыйммәтләр формалаштыру.
Чакырылган кунаклар Борай районы хакимиятенең мәгариф бүлеге методистлары Рәмилә Солтанова, Эльвира Данилова, Ләйсән Закирова һәм юрист Эльвина Әгъләмова булдылар.
Район үзәгенең дүрт балалар бакчасыннан бишәр малайдан торган командалар “Яшь бөркетләр канат ныгыта” бәйгесендә үз көчләрен сынап карадылар. Иң элек һәр команда үзе белән таныштырып үтте. Аннары иң кызыгы башланды. Тәрбияләнүчеләр өчен җиде төр сынау әзерләнгән иде. «Үз республикаңны ярат һәм бел» бәйгесендә Башкортстан республикасының районнарын дөрес итеп картага куярга кирәк иде. «Ат чабышлары»нда җитез малайлар бер-берсен уздырмаска тырыштылар. Капчык киеп тә йөгерделәр, уктан да аттылар катнашучылар. Бәйге «Бердәмлек» ярышы белән тәмамланды. Чара бик күңелле үтте. Малайлар спорт белән чын дус икәнлеген күрсәттеләр. Әлбәттә, ярышлар булгач, җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә булды. «Кояшкай» өченче балалар бакчасы, «Йәйгор» балалар бакчасы, бишенче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре призер булдылар. Беренчелек – хуҗаларда, «Гүзәл» балалар бакчасы малайларында. Һәр команда грамота белән бүләкләнде, малайларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шуны да өстәп әйтеп китәргә кирәк, һәр балалар бакчасыннан малайларга ярдәмгә җанатарлар-кызлар килгән иде. Алар үзләренең дусларын чын күңелдән дәртләндереп тордылар.
Чара «Гүзәл» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрнең һәм тәрбиячеләрнең катнашлыгындагы бердәмлек әйлән-бәйләне белән тәмамланды.
«Яшь бөркетләр канат ныгыта» бәйгесе – күңел ачу чарасы гына түгел, милли йөзебезне, телебезне саклап калу, йөзек кашыбыз булган гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү дә.