Сату нокталарында бакчада үскән уңышлар, сөт, йомырка, каймак, бал, гөлләр, үсентеләр, төрле кайнатма, кул эшләре, агач эшләнмәләре һәм пешкән әйберләрдән ни генә юк иде! Һәр мәктәп үзенең сату урынын зәвыклы, матур итеп, ел темасын ачыклап бизәргә тырышкан. Биредән әйбер сатып алмыйча, тыныч кына үтеп китәрлек түгел иде.
Сәламләү сүзләре белән район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова чыгыш ясады. Ул ярминкәдә катнашучыларга һәм аларның ата-аналарына, укытучыларына битараф калмыйча, әлеге чарада актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Һәрбер мәктәп коллективы бүген үз товарларын сату белән генә чикләнмәде, ә үзара ярышты да. Төп белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче дип Кәшкәләү авылы мәктәбе танылды. Гомум белем бирү мәктәпләре арасында гимназиячеләр җиңүче булды, икенче урынны Каенлык мәктәбе алды, өченче урынга Зур Бадрак авылы мәктәбе лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
Тантаналы өлештән соң балалар көче белән әзерләнгән концерт номерлары еракка яңгырап, үзенә тартып торды. Шулай ук бүгенге чарада өстәмә белем бирү оешмалары тарафыннан күңел ачу уеннары, ярышлар да оештырылган иде, анда теләгән һәркем катнашып, призлар яулый алды. Балалар спорт ярышларында бик теләп катнашып, үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр.
Быелгы язгы ярминкә дә сатучыларга да, сатып алучыларга да бик күп уңай, якты, онытылмаслык хисләр бүләк итте.