Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 март , 17:46

Укытучы булып туарга кирәк

Кызыклы, иҗади, мавыктыргыч һөнәрләрнең берсе – укытучы. Әлеге һөнәрне, балаларны яраткан, аны ихластан бирелеп башкарган укытучы алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, башкага алыштырмый. Каратамак авылында яшәүче Флүрә ханым Нуртдинова (Гайнанова) үзенең тормышын яраткан эшеннән, укучыларсыз күз алдына да китерә алмый. Әлеге изге һөнәргә ул үзенең 45 ел гомерен багышлый.

Укытучы булып туарга кирәк
Укытучы булып туарга кирәк


Флүрә Фәхри кызы күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Каратамак башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Борай авылының икенче санлы мәктәбенә укырга бара. Бертуган апасы Сәимә ул вакытта нәкъ Борайда яшәгән була, Флүрә дә аларда торып укый. Бик тырышып уку нәтиҗәсендә мәктәпне уңышлы тәмамлап, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә Флүрә. Хезмәт юлын Яңавыл шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып башлый.
– Күңелем мәктәпкә тартты, балаларга белем бирү теләге көчле иде. Мәктәпкә укытырга күчтем. Соңыннан Нефтекамага юл тоттым, унынчы санлы мәктәптә укыттым, – дип сөйли Флүрә ханым.
Актаныш егете Глүс белән тормыш корып, Агыйдел шәһәренә күченә яшь гаилә. Ике ул тәрбияләп үстерәләр Нуртдиновлар. Уллары бик акыллы, тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Икесе дә Нефтекама шәһәрендә нефть көллиятендә белем алып чыгалар, читтән торып югары белем алалар. Гаилә корып, уллар-кызлар үстерәләр.
– Ике улым – ике канатым, минем бәхет җимешләрем. Горурланам алар белән. Улларым авылда әти-әни нигезенә яңа сулыш бирделәр, матур итеп төзекләндерделәр. Ике киленем дә кызларым кебек, – дип горурланып сөйли балалары турында алты оныгы булган дәү әни.
Тормыш иптәше каты чирләп вафат булгач, бөтен гомерен улларына һәм яраткан хезмәтенә багышлый Флүрә Фәхри кызы.
Балаларга ныклы белем бирү укытучыга зур җаваплылык ости. Шулайда,нинди генә фән укытучысын алсаң да,аларга таләпләр берүк кебек. Беренче һәм иң мөхим таләп, минем уйлавымча, ул – үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый. Икенче мөһим таләпләрнең берсе, ул да булса, балаларны ярату. Ярату – кеше күңелен яктыртып торучы кояш ул. Әгәр укытучының үзеннән дә кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, бала үзен бәхетле хис итә. Менә шундый хисләр белән яши, эшли Флүрә ханым.
Нижневартовск шәһәренә күченеп киткәч тә, яраткан һөнәрен ташламый Флүрә Фәхри кызы. Ун ел дәвамында балалаларга физика һәм математика серләрен өйрәтә. Лаеклы ялга чыккач та укытуын дәвам итә. Лаеклы ялга киткәннән соң да, тик торуның ни икәнен белми язмамның герое, ул үзенең дини белемен арттыра.
– Үткән гомер юлыма бик рәхмәтлемен. Күпме балаларга белем бирелгән. Балалар укыту буенча директор урынбасары булып та эшләргә туры килде. Хезмәтемне югары бәяләп бирелгән бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары истәлеккә калды. Укучыларым, ата-аналар, бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән аралашып торабыз. Эшемне яраттым. Әле дә эшләргә чакыралар. Яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Мин чыннан да бик бәхетле. Сайлаган һөнәремә тугры калдым. Бар көчемне биреп эшләдем, ислам динен хөрмәт итеп яшәдем, матур гаилә кордым, балалар үстердем, оныклар сөйдем, – ди Флүрә ханым. – Авылымны яратам. Кешеләрен хөрмәт итәм, чөнки безнең авылда акыллы, тырыш, хезмәт сөючән кешеләр генә яши.
Татар халкында “Укытучы булып туарга кирәк” – дигән әйтем бар. Бу сүзләрдә, чыннан да, хаклык бар. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Флүрә Фәхри кызында бу сыйфатлар барсы да бар.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас