Гади, талəпчəн, кирəк икəн бик тə хисчəн гимназиянең удмурт теле һəм əдəбияты укытучысы Юлия Шəмсиярова. Аның зирəклеге һəм гаделлеге укучыларга төп белем алырга ярдəм итə.
Юлия Закирҗан кызының педагогик хезмəт стажы – 32 елдан артык. Бу вакыт эчендə аның укучылары төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ул – югары категорияле укытучы, белемен арттыруда зур көч сала. Удмурт теле һəм əдəбияты укытучысы буларак, төрле методик ярдəмлеклəр һəм удмурт əдəбияты буенча эш программасы авторы да ул. Юлия Шəмсиярова укучыларга удмурт теленең серлəрен генə өйрəтеп калмый, туган телнең асылына төшенергə ярдəм итə.
– Мин үземнең тел-əдəбият укытучысы булуыма бик шатмын. Гимназиядə төрле туган теллəр укыту оештырылган. Урыс, татар, башкорт теллəре белəн бергə – удмурт теле дə укытыла. Бу телне укыту миңа бик якын. Укучыларның тел байлыгын, сөйлəмнəрен үстерү максатын нан дəреслəрдə төрле алымнар кулланырга тырышам. Уйланам, эзлəнəм, – ди Юлия ханым. – Туган тел укытучысы булу – бүгенге көндə каршылыклы, бəхəсле статуска əверелде дисəк тə була. Телəгем шул: туган телем кирəксез əйбер дəрəҗəсенə төшмəсен, туган тел укытучысы кимсенүле халəт кичермəсен иде. Хезмəт юлымда үземə бирелгəн олы миссия – туган телебездə матур итеп сөйлəшə белгəн милли үзаңлы балалар тəрбиялəүне тормышка ашырып сөенеп эшлəргə, яшəргə язсын.
Без дə Юлия Закирҗан кызының уй-фикерлəре белəн ризабыз. Туган тел укытучысы – миллəт анасы, дип юкка гына əйтмилəр бит.