Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин акт залында җыелучыларны сәламләп, укытучы һөнәренең мөһимлеген билгеләп, мәгариф өлкәсендә “кайнаучыларга” нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр, осталык дәресләре үткәрделәр, педагогик әңгәмәләр уздырдылар. Аларга район мәгариф бүлеге начальнигы һәм методистлары катнашлыгында мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Бәйге яңадан-яңа талантларны ачарга, үзара тәҗрибә уртаклашырга, иҗади потенциалны бүлешергә ярдәм итә.
Биредәге чарада тантаналы рәвештә бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә – Зилира Сәетгалиева (Икенче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы),
“Һөнәренә тугрылыгы өчен” номинациясендә – Лилия Сафина ( Зур Бадрак мәктәбенең математика укытучысы),
“Ел укытучысы” район конкурсы призеры – Регина Шәйхлисламова ( Өченче санлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы),
"Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы" дип гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Гарифҗанова билгеләнде.
"Ел укытучысы” район конкурсының абсолют җиңүчесе Чалкак авылы мәктәбенең тарих укытучысы Индира Сахаутдинова табылды.
Педагоглар фикеренчә, конкурста катнашу гаять зур һөнәри тәҗрибә, мотивация һәм казанышларга сәләтлелек бирә. Моннан тыш, бу укытучы эшчәнлегендә яңа баскычка күтәрелү мөмкинлеге дә. Ә район конкурсында җиңүчеләр өчен бу конкурсның зона этабына чираттагы адым да, димәк, ярышларның тагын да җитдирәк этабына әзерлек эше җиңел булмаячак.
Шунысын да әйтергә кирәк, конкурсларда нәтиҗәле катнашу-педагогның үзенең дә, гомумән учреждениенең дә абруе, уртак продуктив эшчәнлекнең күңелле нәтиҗәсе.