Кунакларны Борай авылының икенче гимназиясе директоры Алик Усаев һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин сәламләде.
Чарада Башкортстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең проектларны гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Марсель Гафиятуллин һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумрусия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте төбәк бүлекчәсенең коммуникацияләр буенча белгече Марсель Хафизов, район мәктәпләренең директор урынбасарлары, тәрбия буенча директор киңәшчеләре һәм укучылар катнашты.
Конференция барышында «Инновация» медиалабораториясендә медиачылар мәдәни инициативаларның президент фондында җиңү кысаларында сатып алынган икенче грант конкурсы җиһазларының эше, укучыларының проектлары турында сөйләделәр, медиалаборатория казанышлары белән уртаклаштылар, ә Марсель Гафиятуллин «Социаль челтәрләрдә постлар бастыру» темасына кызыклы осталык дәресе үткәрде. Конференция панель дискуссия белән тәмамланды, анда Алик Рамил улы кураторлар Әлфидә Дүсмәтовага, Җәмил Әхмәтгалиевка, Илгиз Харисовка, Айгөл Таҗетдиновага, "Беренчеләр хәрәкәт"енең төбәк бүлекчәсе вәкилләре Марсель Гафиятуллинга һәм Марсель Хафизовка Рәхмәт хатларын, шулай ук гимназия директоры «Инновация» медиалабораториясе җитәкчесе Әнисә Мортазинага Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.
Чара тәҗрибә уртаклашу, креатив индустрияләрнең булачак лидерлары өчен актуаль тенденцияләр турында фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык булды.