Әлеге чара «Гүзәл» үсеш һәм тәрбия үзәге»ндә автоном коммерциягә карамаган оешмасының туган башкорт телен, халыкның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау буенча «Гаилә учагы» иҗтимагый-әһәмиятле программасы буенча үткәрелде, ул муниципаль районның социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларына муниципаль район бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңүче булды. Чараның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвешенең тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру, балаларны башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыруны дәвам итү, башкорт телен өйрәнү белән кызыксындыру, балаларның инициативасына һәм мөстәкыйльлегенә ярдәм итү, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен, аларның фикерләвен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү, мәдәни кыйммәтләр формалаштыру. Чакырылган кунаклар район мәгариф бүлеге методистлары Эльвира Данилова һәм Ралия Рәхимҗанова, «Гүзәл» үсеш һәм тәрбия үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасының директоры Ләйсән Нәбиуллина, Борай авылы балалар бакчалары тәрбиячеләре булдылар.
Иң элек «Гүзәл» үсеш һәм тәрбия үзәгенең өлкән тәрбиячесе Лиана Әхмәдуллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этномәдәни тәрбия бирүнең әһәмиятен аңлатып үтте.
Семинарның практик өлешендә Рита Мөхтәсарова әзерлек төркемендә «Борынгы башкорт этнографиясе» танып белү дәресе үткәрде. Балалар башкорт халкының орнаменты белән таныштылар. Ә тәрбиячеләр өчен йоннан әйберләр ясау буенча осталык дәресе бик кызыклы үтте.
Башкорт халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрләрнең исемнәрен хәтердә калдыру максатыннан әзерләнгән «Әбиемнең серле сандыгы» дип аталган килгән кунакларның күңеленә хуш килде.
Зал өй кебек бизәлгән. Түрдә сандык, алдарак бишек эленгән. Дивар буенда сәкеләр урнашкан. Шат күңелле балалар серле сандыкның байлыклары, халкыбызның милли сәнгате, җирле фольклор, борынгы йолалар, истәлекләр белән таныштылар. Милли киемнәр, чигелгән сөлге, алъяпкыч, кульяулык, ашъяулыклар, түбәтәй, калфак... Уеннар, шигырьләр, традицион биюләр һәм мәкальләр... Тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташкан сандык төбендә иде боларның серләре.
Семинарның йомгаклау өлеше берничә төрдән торды. Балалар бакчасында туган якны өйрәнүдә дидактик уеннарның әһәмияте турында үзенең эш тәҗрибәсеннән өстәмә белем бирү педагогы Зинара Баһаутдинова сөйләде. Рәйлә Камалова башкорт телен өйрәтү дәресләрен видеоларын презентацияләде. Ләйсән Нәбиуллина тәрбиячеләр белән осталык дәресендә «Бетеү» эшләүнең серләре белән таныштылар. Светлана Бикмасова педагоглар белән «Төрле милләт халыкларының аралашу чарасы буларак мәдәниятара диалог» рольле уенын оештырды. Ирекле сәнгать формасында нинди дә булса китап турында сөйләүче кыска видеоролик ягъни буктрейлер турында Лиана Әхмәдуллина бәян итте.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк. Һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре, йолалары булган башкорт халкы да дөнья культурасын кабатланмас бизәк-аһәңнәр белән тулыландыра. Төре чаралар, дәресләр аша, халкыбызның рухи, мәдәни байлыкларыннан файдаланып, бала йөрәгенә матурлык, инсафлык орлыклары чәчү, әхлаклы, белемле, һәр яктан да сәламәт балалар тәрбияләү – һәр тәрбияченен изге бурычы.