Мәгариф
31 октябрь 2025, 11:29

Халыклар дуслыгында – Русия бердәмлеге

Борай авылының 1нче мәктәбендә зур вакыйга – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Бөтенрусия телекүпере узды.

Борайның 1нче санлы мәктәбенең социаль челтәреннәнБорайның 1нче санлы мәктәбенең социаль челтәреннән
Фото:Борайның 1нче санлы мәктәбенең социаль челтәреннән

Әлеге чара илебезнең биш төбәгеннән – Башкортстан, Кырым, Алтай, Саха (Якутия) Республикалары, Краснодар крае вәкилләрен берләштерде. Бу очрашу Русия халыкларының бердәмлеге һәм дуслыгының чын символына әверелде.

Телекүперне директорлар тәрбия эше буенча киңәшчеләре Э.Әлимова, А.Сафина, А.Игнатьева, Т.Иванова һәм Н.Красных оештыралар һәм үткәрделәр.

Чарада катнашучылар үз халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән чын күңелдән уртаклаштылар, үзләре яшәгән төбәкләрнең милли ризыклары һәм кызыклы үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Һәркем үзенең уникаль традицияләрен күрсәтте, бу әлеге очрашуны аеруча бай һәм танып белүчән итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык укучылар да милли костюмнарда иде, бу чарага аеруча бәйрәм рухы өстәде. Җырлар, биюләр, шигырьләр шулкадәр истә калдырырлык итеп яңгырап, беркем дә битараф кала алмаган. Барлык катнашучылар да бер-берсенең чыгышларын кызыксынып һәм шатланышып күзәткәннәр. Мондый хезмәттәшлек безнең бердәмлекне ныгыта һәм башка халыкларның мәдәниятен яхшырак аңларга ярдәм итә.

Яңа очрашуларга һәм киләчәк хезмәттәшлеккә өметләр баклап тәмамланган шушы бәйрәм чарасы.

Борайның 1нче санлы мәктәбенең социаль челтәреннән
Фото:Борайның 1нче санлы мәктәбенең социаль челтәреннән
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас