

Сенсор интеграциясе буенча төркемле һәм индивидуаль дәресләрдә махсуслаштырылган җиһазларны кулланып, Диана Ситдыйкова ата-аналарны, балаларны кирәкле күнекмәләрен тулыландырырга мөмкинлек бирә торган методикалар белән таныштыра. Альтернатив коммуникация һәм баланың тәртибе белән эшләү буенча теоретик һәм практик белемнәрне ата-аналарга җиткерүдә һәм консультацияләр үткәрүдә Гүзәл Йосыпова һәм Лариса Нурмөхәмәтова эшли.
Консультацияләр нәтиҗәләре буенча һәр бала өчен өй шартларында куллана ала торган дидактик материал җентекләп сайлап алына. Һәм бу, әлбәттә, ата-аналарга бик файдалы. Шулай ук бу проектка битараф булмаган волонтерлар – район үзәк дәваханәсенең табиб-психиатры Гүзәл Шәймиева, табиб-педиатры Гөлнара Хәмидуллина, табиб-терапевты Әзәлия Исламова, Уфа шәһәренең «Росток» җитәкчесе Эльвира Гатауллина үзләренең белемнәре белән уртаклашып, үзенчәлекле балаларның ата-аналарына ярдәм иткәннәр. Ата-аналарның уңай бәяләмәләре мондый проект кирәклеген күрсәтә, ул 2026 елның июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тәҗрибәле педагоглар үз эшләренең остасы буларак бу проектны гамәлгә ашыру өчен, инвалид балалар өчен уңайлыклар булсын өчен күп көч сарыф итәләр.