Мәгариф
9 Октября 2025, 10:25

Тәрбиячеләр олуг шәхес булса, балалар да шәхес булалар

“Йәйгор” балалар бакчасы заманча таләпләргә нигезләнеп эшли

Тәрбиячеләр олуг шәхес булса,  балалар да шәхес булаларТәрбиячеләр олуг шәхес булса,  балалар да шәхес булалар
Тәрбиячеләр олуг шәхес булса, балалар да шәхес булалар

Дөньяда бик күп данлыклы даталар, искиткеч традицияләр, гаҗәеп ачышлар һәм матур бәйрәмнәр бар. Һәм шуларның берсе 27 сентябрьдә Русиядә Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бөек рус язучысы М.Горький: "Балаларны ярату гына түгел, дөрес тәрбияли белү – талант һәм киң тормыш белемен таләп итә торган бөек дәүләт эше", – дип язган. Һәм чыннан да, бу өлкәдә үз эшенең чын энтузиастлары эшли. Тәрбияче булу – ул зур сабырлык, берьюлы егермедән артык сабыйны кайгырту, наз һәм игътибарга чорнап алу дигән сүз. Үзләрен балаларга, тәрбияче һөнәренә багышлаган кешеләр турында әйтәсе килә.
Район үзәгендә берничә балалар бакчасы уңышлы эшли. Шулар арасында иң матур, заманча төзелгән, мәһабәт биналы, исеме дә җисеменә туры килеп торган “Йәйгор” балалар бакчасы шушы көннәрдә үзенең тарихында бәләкәй генә юбилеен каршылады. Бу балалар бакчасы ачылуга биш ел гомер узып та киткән. Шушы кыска гына вакыт эчендә ничәмә йөз бала тәрбия алып, дөньяны танып-белергә өйрәнеп, мәктәп бусагасына баскан. Балалар бакчасы белән менә берничә ел инде Гүзәл Тимергалиева җитәкчелек итә. Ул үз эшен белгән, уңай сыйфатларга гына ия булган җитәкче һәм яшьләрнең остазы. Көн туу белән мөдир бүлмәсенә хезмәткәрләр нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмәсен, абруйлы җитәкче барысын уңай хәл итә.
– Мөдиребез бик ачык һәм позитив кеше икәнен билгеләп үтәсе килә. Бу турыда сүз чыкса, бакчабызда хөкем сөргән бөтенләй үзенчәлекле рух булуы аның тырышлыгы белән эшләнә. Үзара аңлашу, бер-береңә ярдәм итү, ата-аналар белән уртак тел таба белү дә безнең мөдирнең бер нечкә сыйфаты, – ди музыка җитәкчесе Зилия Сахаутдинова.
Балалар бакчасы эченә килеп керү белән үзеңне әкият илендә сыман хис итәсең. Баскыч, коридор буйлап стеналарга төшерелгән сурәтләр дә моны исбатлап тора. Методик кабинетны өлкән тәрбияче Алсу Корбанова җитәкли. Холларда төрле тематик атналар буенча балаларның иҗат эшләренең даими алмашынып торган күргәзмәләре урнаштырылган. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча стендлар да әлеге балалар бакчасында үз урынын тапкан. Логопед бүлмәсе дә үзенчәлеге белән балаларны җәлеп итеп тора. Чөнки Алсу Имамова һәм Илида Таҗетдинова тырышлыгы белән әлеге бүлмәдә һәр почмак уйланылган, педагогларның методик эше, тәрбияләнүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү, логопункт дәресләре һәм психолог эше өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Спорт залына килгәндә инде, биредән балаларның шат авазы беркайчан да тынмый. Чөнки аларны биредә физкультура буенча инструктор Алина Ильбаева көтеп тора. Биредә озак еллар эшләгән тәрбиячеләр дә бихисап. Эльвира Хәмидуллина, Алсу Касыймова, Анфиса Закирова, Зилә Аллаярова, Наилә Вафина, Луиза Дәүләтова, Мартина Атнафыйкова, Маргарита Арсланова, Ксения Садретдинова балалар тәрбияләүгә дистә елларын сарыф итүче тәрбиячеләр. Ләкин тәрбияче эшен ярдәмчесез күз алдына да китереп булмый. Лилия Сәетова, Илзида Әүхәтова, Лилия Гыйззәтуллина, Регина Солтанова, Миләүшә Хөсәенова, Динария Сөләйманова, Эльмира Хәкимова – тәрбиячеләрнең уң куллары. Җылы, матур җиһазлы бинада, тәҗрибәле тәрбиячеләр янында балаларга бик тә уңайлы. Ә шушы уңайлыкны тулыландыру өчен әлбәттә тәмле туклану да кирәк. Ашханә эшчеләре Альбина Хәсәнова, Эльвера Сафарова, Людмила Кыяметдинова, Финә Дәүләтшина балаларны үзләренең телеңне йотарлык аш-сулары белән сыйлыйлар. Тәрбияләнүчеләр өчен биредә кызыклы, күңелле чаралар, музыкаль күңел ачулар, спорт бәйрәмнәре еш оештырылып тора. Музыка җитәкчесе Зилия Сахаутдинова һәр бәйрәмне әкияткә әйләндерә. Педагогик коллектив төрле чараларда, интернет-конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар били. Методик бүлмә янында урнаштырылган күпсанлы грамоталар һәм дипломнар шуны раслап тора да инде. Барлык хезмәткәрләр дә бакчадагы балаларга шатлык, тыныч киләчәк булсын өчен тырышып эшли.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас