

Гадәттә, озак еллар укытучы булып эшләгән кешеләр хакында язганда, аларның балачактан шушы һөнәрне сайларга хыялланулары, беренче укытучыларына ошарга тырышулары турында язарга күнеккәнбез. Ә менә 30 ел инде малайлар һәм кызларга белем биргән Әлфия Каниф кызы балачагында бөтенләй икенче һөнәрләрне яраткан.
Калмык авылының ихтирамлы пары Руфина һәм Каниф Дәүләтхановларның гаиләсендә өч кыз үсә. Героем шуларның уртанчысы. Бәләкәй чагында апа-сеңлесе, күрше кызлары белән уйнаганда кечкенә Әлфиягә һәрчак сатучы “булу” ошый.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң да ул нәкъ шул һөнәргә укырга дип юллана. Әмма хыялы тормышка ашмый, теләгән җиренә укырга керәлми кайта кыз. Шул вакытта әнкәсе аңа икенче һөнәр сайлауны уйлап карарга киңәш бирә. Әнкәсе сүзләрен маяк итеп, кыз Уфага юллана. Барып җитеп, вокзалда басып торган кыз янына бер апа килеп эндәшә.
– Укырга керергә килдеңме, кызым?
– Әйе. Тик белмим әле кайда барырга.
– Пешекче буласың килмиме соң?
– Килә, – ди аптыраган кыз, үзе дә сизмәстән.
Шушы очраклы гына туры килгән, һич белмәгән апа аны үзе белән ияртеп алып китеп, уку йортына документларын тапшырырга ярдәмләшә. Бу ханымның җиңел кулы, әнкәсенең хәер-фатихасы белән Әлфия укырга кереп китә. Августның соңгы көнендә үземә генә кил дип, адресын биреп, апа кеше озатып та кала.
– Августның 31е көнне инде турыга Любовь Александровнаның фатирына бардым. Ул мине тулай торакка алып барып, бүлмәгә урнаштырып куйды. Беренче көн укырга баргач кына аның шушы уку йортында укытканын белдем. Белмим, нишләп ул мине шулай үз иткәндер, әмма укуны тәмамлап, кулыма диплом алып кайтып киткәнче ул минем өчен сакчы фәрештәдәй булды. Аны гомерем буена ихтирам, сагыну белән искә алам, – ди Әлфия Каниф кызы.
Дипломы бар Әлфиянең. Ходайга шөкер, башкалада эше дә табыла. Әмма, урыс мәкале әйтмешли, “человек предполагает, Бог располагает”, язмыш аңа бөтенләй икенче һөнәр әзерләп куя.
1994 ел. Әлфия эшсез кала. Нишләргә белмичә аптырап торган кыз әти-әнисе янына туган йортка кайта. Гомере буена эштән башканы белмәгән, бар тапканы үз көчләре белән булган Дәүләтхановлар кызларын да эшләп ашарга өйрәтеп үстергән. Әлфиянең дә бер дә тик торасы килми. Шулвакыт аңа Ваныш урта мәктәбендә эш тәкъдим итәләр. Сеңлесе Айгөл, үзе укытучыга укып йөргәнлектән, апасына да шушы һөнәргә укырга тәкъдим итә. Тик һәр нәрсәгә аек карашы, үз фикере, үз сүзе булган Әлфия ризалашмый, һөнәрем буенча эш тапканчы дип кенә, мәктәптә китапханәче булып эшкә урнаша. Менә шушы вакыт була да инде аның икенче бәхетле очраклыгы. 1996 елның 1 сентябрендә ул беренче класска нәниләрне үз канаты астына ала һәм үзе дә студент булып, Бөре дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә укый башлый. Аннан Тугай, Бикҗән авылларында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән еллары.
Бу чаклардан соң 30 еллап вакыт узган. Мәктәптә вакытлыча гына эшлим дип килгән Әлфия Каниф кызы бүгенге көндә Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына ия булган югары категорияле укытучы.
Укучылары да, ата-аналар да, коллегалары да аны бик ихтирам итә. Биредә, беренче урта мәктәптә ул 2010нчы елдан бирле эшли, дүртенче тапкыр класс чыгарачак. Ә тулаем алганда аның әлеге дүртенчеләре җиденче класс-комплект.
– Шушы мәктәпкә эшкә килүемне бүгенгедәй хәтерлим. Ул вакыттагы мәктәп директоры Илдус Искәндәровка бик рәхмәтлемен. Чакырып алды ул мине. 12 генә бала белән класс ачып башлаган идем эшемне, Ходайга шөкер дүртенчегә җиткәнче 24кә әйләнде укучыларым. Әлеге вакытта классымда 27 бала укый. Укучыларымнан зарланмыйм, һәркайсысын яратам, ихтирам итәм. Балалар алар төрлечә була: кайсылары укуга бик әвәс, кайсылары – җыр-биюгә сәләтле, кайсыберләре кулларына тотып эшләргә ярата. Тормышта һәркайсысы кирәк. Бары тик шул нәрсәгә сәләтле булуларын күрәсе генә, аннан канатлар куясы. Калганына укучыларым үзләре ирешә, – дип сөйләп китте Әлфия Каниф кызы.
2022 елда ил Президенты В.В.Путин боерыгы нигезендә мәктәпләрдә директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе дигән вазыйфа булдырыла. Бу эшне мәктәп җитәкчелеге нәкъ Әлфия Сафинага ышанып тапшыра. Кыскача гына атап үткәндә, аның вазыйфаи бурычларына мәктәптә башкарылган эшнең патриотик юнәлеше өчен җавап бирү керә. Бу эшне төгәл итеп башкару өчен Әлфия Каниф кызы Мәскәүгә барып белемен камилләштерә.
Характеры буенча төгәллекне яраткан укытучы бу вазыйфасын да яратып, җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Өстәвенә мәктәпкә матди файда да китерә әле ул укучылар белән. 2022 елның 20 июлендә Русия җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган “Беренчеләр хәрәкәте” (“Движение первых”) дип аталган Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте конкурсында катнашып, ике ел рәттән акчалата премиягә лаек була. Бу акчаларга мәктәпкә техник әсбаплар сатып алына.
– Безнең затта укытучылар булмаган һәм, сеңлем белән мине исәпләмәгәндә, юк та. Әни ягыннан да, әти ягыннан да. Без – беренчеләр. Әмма мин инде үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Бу эш – минеке. Мин мәктәптә генә, укучылар янында гына үземне үз итеп тоям, рәхәтлек кичерәм. Нәкъ мәктәп тормышы белән кайнап яшәвем белән бәхетлемен, – ди укытучы.
Әйе, аның эшеннән ямь табып эшләве әллә кайдан күренеп тора. Тәнәфес вакытларында укучылары яраткан апалары янында бөтерелә, үзе дә укучылар белән төрле чаралар оештырырга, укытучылар белән яхшы мөгаләмәдә булырга җитешә. Кайчан гына аның янына кереп, киңәшләшмә, ул бервакытта да борып чыгармас, җылы сүзе, яхшы киңәше, урынлы тәкъдиме белән ярдәм итә.
Әлфия Каниф кызы гаиләсендә дә бәхетле. Аның халәтен аңлаган, кирәгендә терәк булган, һәр башлангычын, уй-планнарын кабул иткән тормыш иптәше Олег, кызы Алия, улы Салават бар.
Адәм баласына бәхетле булыр өчен ни кирәк? Туган-үскән җиреңдә кирәкле кеше булып яши алсаң, син – бәхетле. Корган ояң, торган йортың булса, син – бәхетле. Сау-сәламәт булып, яшәү өчен көчең җитсә, син – бәхетле. Яраткан эшең булса, син – бәхетле. Әлфия Каниф кызы Сафинаның болар һәммәсе бар. Ә иң мөһиме, аның үзе яраткан эш урыны, аны яраткан укучылары бар. Укытучы кеше иң беренче шуның белән бәхетле дә инде.
Фото Әлфия Сафинаның шәхси архивыннан.