Мәгариф
26 сентябрь 2025, 10:11

Балачак тылсымчысы ул

Тәрбияче беләсезме кем ул? Тәрбияче ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз. Сөйләргә теләгән сүзебез, Каенлык авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлназ Моратова турында. Ул Башкортстаныбызның Дәүләкән районында туган.

Балачак тылсымчысы улБалачак тылсымчысы ул
Балачак тылсымчысы ул

Гөлназның бәхетле балалык еллары, үсмер чаклары Дүртөйле шәһәрендә үтә. Әнисе – филолог, әтисе физика һәм математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгән. Чын хатын-кызга хас сабырлык, күркәмлек кебек сыйфатларны балаларында әнисе кечкенәдән үк тәрбияләгән. Әтисе Рәсим үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән. Гөлназ Рәсим кызы Бөре педагогия институтының мәктәпкәчә педагогика һәм психология бүлеген уңышлы тәмамлап, һөнәри эшчәнлеген 2000 елда башлаган.

– Беренче көн эшкә килүем әле дә хәтердә. Яшь чагым булгангадыр инде, берара куркып та калдым кебек. Башта балаларны, әнием һәм дәү әнием кебек бөтен көчемне һәм осталыгымны биреп, шулай ук дулкынланып һәм назлап ярата алырмынмы, дип уйладым. Сабыйларга булган мәхәббәтем, аларның өмет белән янып торган күзләрен күрү курку хисен таратты һәм мин җиң сызганып эшкә башладым. Иртән балаларны каршы алганда, аларның: “Исәнмесез, Гөлназ Рәсимовна!” диюләре миңа көне буена яхшы энергия бирде, – дип елмаеп искә ала ул елларны тәрбияче. – Минем өчен тәрбияләү – балалар мәктәптәге белем бирү программасын яхшы үзләштерә һәм җәмгыятьтә яшәргә яраклаша алырлык белем һәм күнекмәләр булдырырга ярдәм итү. Һәм, әлбәттә, минем уйлавымча, бу чылбырда иң мөһиме аларның сәләтләрен һәм талантларын ачу өчен шартлар тудыру. Әмма шул ук вакытта балалар белән «алар телендә» сөйләшә белү, кечкенә кешенең күңелен, аның кызыксынуларын һәм мавыгуларын, аның фикерләү дәрәҗәсен аңлау бик мөһим.

Шул эш көненнән күпме сулар аккан. Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти-әни булганнар. Ә Гөлназ ханым әле дә үз эшенә тугры булып кала бирә. “Безнең кечкенә кызыбыз чит кешеләргә бик авыр ияләшә. Бакчага ничекләр өйрәнер инде, дип бик борчылдык, –дип искә алалар ата-аналар. – Әллә тәрбияченең йөзендәге елмаюы, әллә җылы карашы баланы сихерләде. Ул аларны елмаеп каршы ала, үз балалары-оныклары кебек кулларына алып тынычландыра, тәмле сүзен дә кызганмый”, – дип сөенә аналар.

Гөлназ Рәсим кызы 25 ел дәвамында балалар бакчасында намуслы хезмәт куя. Ул – бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче. Инициативалы, киң эрудицияле, тәҗрибәле, үз һөнәренең чын остазы ул. Олы җанлы педагог буларак ул балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә. Халкыбызның онытылган әби-бабайларның гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезә ул балалар белән. Төрле милли бәйрәмнәр, уеннар, бишек җырларын балаларга өйрәтә, күркәм чараларны даими рәвештә үткәреп тора.
“Ни өчен тәрбияче булдыгыз?” – дигән сорауга Гөлназ Рәсим кызы күп уйлап тормады.

– Балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк зур хыял иде, чөнки нәсел агачымның кайсы тармагына карама, күбесе укытучы яки тәрбияче эшен сайлаган. Мин икенче һөнәр сайларга уйламадым да. Этәргеч булып, бер очрак булды. Бервакыт, дәү әни белән әнинең иске фотосурәтләрен караганда, мин ике бик кызыклы фотога тап булдым. Берсендә дәү әни кечкенә балалар белән урамда чәчәкләр җыеп йөри. Ә икенчесендә – әнием балаларга әкиятләр сөйли һәм персонажлар сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә. Бу сурәтләрдә кечкенә балалар тәрбиячеләргә тирән ышаныч һәм мәхәббәт белән карыйлар. Күзләрендәге ут, аларның йөзләрендәге яңаны белү теләге миңа аңлатып бетергесез шатлык тойгысы бирде. Бу фотосурәтләрдән шундый җылылык һәм наз бөркелә иде. Бу очрак миңа нинди эштән чын ләззәт алачагымны әйтеп бирде. Әниемнең нәсел шәҗәрәсендә педагоглар турында сөйләгәннәрен тыңлаганда, минем йөрәгем туганнарым өчен шатлык һәм горурлык белән тула иде. Минем дәү әнием Гайсина Тәнзилә Нурлыгаян кызы Бөре татар педагогия училищесын тәмамлаган. Башта укытучы булып эшли, аннары Чалкак авылында беренче балалар бакчасын оештыра. Әнием һәрвакыт аны хөрмәт белән искә ала һәм аның сүзләрен кабатлый: “Әгәр мин тагын бер гомер кичерә алсам, мин һичшиксез укытучы һөнәрен сайлар идем”. Бу сүзләр авыр вакытларда минем юл күрсәткечем булды һәм педагоглар династиясенең лаеклы дәвамчысы булырга ярдәм итә. Нәселемдә гомум педагогик эш стажы 200 елдан артып киткән: ике дәү әни, дәү әти, әнием, аның ике бертуганы, әтием, аның бертуганы, бертуган һәм икетуган сеңелләрем, мин... Ни өчен нәкъ менә балалар бакчасына тәрбияче булыпмы? Бу әкияти балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатьләрен онытып, үземне яшь, дәртле, сәламәт итеп хис итәм. Һөнәремне мин бик яратып башкарам. Хыял канатларым чиксез минем. Үземә, үз балаларыма ни теләсәм, балалар бакчасында үзем тәрбияләгән сабыйларга да шул теләктәмен, – дип җавап бирде ул.

Гөлназ Рәсим кызы гаиләсендә дә кызларының, тормыш иптәшенең беренче киңәшчесе, таянычы. Илсур Габит улы белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Лилия Барселонада яши һәм эшли. Ә Алсулары – Санкт-Петербург мәгълүмат технологияләре, механика һәм оптика милли тикшеренү университетында укый һәм шул ук шәһәрдә эшләп йөри.

Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Гөлназ Рәсим кызы хезмәттә күрсәткән уңышлары да югары бәһалана. Районда үткән “Ел тәрбиячесе-2010” конкурсының “Педагог – иҗатчы” номинациясендә җиңүче булып таныла, “Ел тәрбиячесе-2015” исеменә лаек була. “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы – 2015” конкурсында катнашып, Мәгариф министрлыгының дипломына ия була. Шулай ук 2015 елда Гөлназ Рәсим кызына үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла. Ләкин аның кылган изгелекләре, күрсәткән яхшылыклары, мактаулы гамәлләре ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Алар ул тәрбияләгән балаларның күңелендә, йөрәгендә яши.

Фото шәхси архивтан.

Балачак тылсымчысы ул
Балачак тылсымчысы ул
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас