

Беренче сентябрь - Белем көне! Китаплар, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар һәм яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен район мәктәпләре 2022 укучылары алдында үз ишекләрен яңадан ачты. 159 бала өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чыңлады. Бу көнне Борай авылының беренче санлы мәктәбендә дә чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр мәктәп алдына җыелды. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга бик шат иделәр.
Беренче сентябрь – яңа гына мәктәп тупсасын атлап керүче нәниләр өчен иң дулкындыргыч вакыт. Ә кечкенә Элина Харасова өчен бу көн икеләтә дулкындыргыч. Аны беренче сыйныфка әтисе урынына Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев белем дөньясына озатты. Кызыкайның әтисе Илдар Варис улы үткән елның декабрендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була.
Белем көненә багышланган тантаналы линейкада күп сандагы кунаклар, шул исәптән Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев, хакимият башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе әгъзалары катнашты.
Тантана Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары астында дәүләт флагларын күтәрүдән башланды.
Белем көне белән тәбрик итеп, Константин Толкачев беренче сыйныф укучыларына кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы теләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, Константин Борисович аларны, мәктәп программасын уңышлы үзләштереп, киләчәккә яхшы белгечлекләр сайлап, туган илләренә чын һөнәрманнар булып әйләнеп кайтуларына өмет баглады. Ул укытучыларга тырыш һәм рәхмәтле укучылар, әти-әниләргә исә зур сабырлык юлдаш булсын диде.
Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев барлык укучыларны да яңа уку елы белән котлады, уку җиңел түгел, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуын билгеләп үтте.
-Кадерле укучылар! Сезгә яңа уку елында сау-сәламәт булып, яңа көчләр, тырышлык һәм зур түземлек белән фән үрләренә армый-талмый менеп, тырышып укуыгызны, зур уңышларга ирешүегезне, туган илебезгә лаеклы кешеләр булып үсүегезне телим, - диде Рушан Кадим улы үз чыгышында изге теләкләрен җиткереп.
Дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булып, катнашучыларның көчле алкышлары астында Рушан Кадим улы һәм Константин Борисович аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшыру торды.
Белем көне белән укытучылар һәм укучылар коллективын мәктәп директоры Азат Арсланов тәбрик итте.
— Сез яшь русиялеләр — башыгызны горур тотыгыз! Беренче мәктәп йөзенә кызыллык китермәслек итеп тырышып укыгыз, чын кеше булып өлгерегез! Киләчәк сезнең кулларда! — дип Азат Касыйм улы яшь буынга мөрәҗәгать итте.
Тантаналы линейка музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Ә инде кечкенә кулларына үзләреннән дә зуррак чәчәк бәйләмнәре тоткан беренче сыйныф укучыларының яңгыравыклы тавыш белән сөйләгән самими шигырьләре исә һәркемне елмаерга һәм киләчәккә өмет белән карарга мәҗбүр итте.
Ниһаять, беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары кулларында чыңлаган беречне кыңгырау беренче дәрескә дәште.
Күңелле җәйге каникуллар артта калды, ә алда укулар торуга карамастан, укучыларның күбесе яңа уку елы башлануга шатлана, чөнки мәктәп чоры – уку һәм дәресләр генә түгел, сыйныфташлар, дуслар белән аралашу мизгелләре дә. Хәерле сәгатьтә!