Мәгариф
14 август 2025, 07:09

Укытучы – өндәп йөрүче

Укытучы – белем бирүче генә түгел, ул көн саен балаларга зирәклек уртаклашучы да. Сыйныф җитәкчем Алсу Инфир кызы Ямурова да нәкъ шундый укытучыларның берсе.  

Укытучы –  өндәп йөрүчеУкытучы –  өндәп йөрүче
Укытучы – өндәп йөрүче

Ул тугызынчы сыйныф укучыларын чыгарып, безне агрокласс итеп алды. Ул күп сәләтләргә ия, ике гүзәл кызның әнисе, химия укытучысы һәм безнең сыйныф җитәкчесе. Агрокласс җитәкчесе буларак, әлеге тармакта мөһим булган һөнәрләр турында сөйли, аларның нечкәлекләрен аңлата.

Без җиденче сыйныфны тәмамласак та, ул безнең өчен консультацияләр алып бара, без анда химия өйрәнәбез. Алсу Инфир кызы класс сәгатьләрендә һәрвакыт аның тормышы турында сөйли. Районыбызның авыл хуҗалыкларында төрле экскурсияләр оештыра ул. Мондый чаралар безгә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең бик авыр һәм мөһим хезмәте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә.

Алсу Инфир кызы эшне оештыручы, балаларны яратучы педагог. Үзе белгәнне балаларга тапшырырга омтыла. Без укып белем алып кына түгел, эш эшли белергә, төрле эш коралларын танып белергә дә өйрәнеп чыгабыз. Безне эшкә өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе дә бирә ул.

Укытучым ярдәмендә без кашыкларда уйный башладык, хәтта Казан, Мәскәү шәһәрләрендә конкурста катнашып, беренче урынны яуладык. Ул безгә үзе бәйрәмнәргә эшләргә төрле идеяләр тәкъдим итә. Минем тормышымда ул зур роль уйный. Ул мәктәптә миңа әнине алыштыра. Аның белән ихлас күңелдән сөйләшергә була.

Остазым белән мин халык алдында чыгыш ясарга, бернидән дә курыкмаска һәм алга гына барырга өйрәндем. Ул чын дөньяга күземне ачты.

Автор:Алия Хәмитҗанова
Читайте нас