Мәгариф
17 июль 2025, 04:05

Өстәлләрдә кайнар ашлар

Укулар вакытында Борай беренче санлы мәктәбендә гадәти эш көне иртәнге җиденче яртыда башлана.

Өстәлләрдә кайнар ашларӨстәлләрдә кайнар ашлар
Өстәлләрдә кайнар ашлар

Аны мәктәп ашханәсенең пешекчеләре башлап җибәрә. Биредә биш йөз укучы бала һәм укытучылар, техник персонал туклана. Түбән сыйныфта укучы балаларның беренче дәресләре тәмамлануга пешекчеләр кайнар аш-суларын өлгертә. Бу вакытта тукланучылар санына карата аш-су өстәлләргә куела.

Ашханәнең өлкән пешекчесе Роза Адыева әйткәнчә, биредә көн дә дүрт төрле меню буенча аш-су әзерләнә. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, инвалид балаларның саны җиде дистә. Алар аерым өстәмә меню белән пешерелгән кайнар аш-су белән туклана, җиләк-җимешләрдән кайнатылган компотын эчә.

Роза Котлыбай кызы 1979 елда, пешекчегә укып, әлеге һөнәрне үзләштергәннән соң мәктәп ашханәсендә хезмәт юлын башлаган хөрмәтле апаларның берсе. Ул эшкә килгәннән соң дүрт буын укучылар мәктәпне тәмамлаган.
Пешекче Эльвира Әхәтова да тормыш иптәше Айрат белән дүрт бала тәрбияли, дистә еллап хезмәтен уңышлы башкара.

Ашханәдә биш хатын-кыз көч сала. Аш-су осталары Лүция Батыргәрәева, Гүзәл Мусина, табак-савыт юучы Ирина Гыйлметдиновага да рәхмәт сүзләре урынлы әйтелә. Гүзәл затлар эшләгән коллективта декрет ялына китүчеләр дә булып тора.
Ашханәгә яшелчәләр мәктәп яны бакчасында, укучылар көче ярдәмендә үстерелә. Алар уку елының дүрт-биш аена җитә, соңрак сатып алына.

Яңа елның гыйнвар, февраль айлары пешекчеләр өчен аеруча мәшәкатьле булды. Республика районнарының балалар-үсмер спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Борайга төрле ярышларда көч сынашты. Күп районнан спорт сөюче кызлар һәм малайлар иртәнге, төшке, кичке ашка мәктәп ашханәсенә килде. Мондый көннәрдә пешекчеләр көнозын аяк өстендә булып кулларыннан чүмеч, табак-савыт төшмәде.

– Эш аеруча киеренке булса да, пешекчеләр үз бурычларын намуслы башкарды. Кунаклардан рәхмәттән башка сүз ишетелмәде. Үземнең дүрт балам да шушы мәктәптә укып, ашханәдә туклана. Мин әни кеше буларак, аларның хезмәтеннән канәгатьмен, – ди мәктәпнең хуҗалык эшләрен башкаручы Ирина Фәхруллина.

Беренче санлы мәктәпнең шәфкать туташы Илмира Касыймова әйткәнчә, сыйфатлы азык белән тукланган укучы балалар сәламәт үсә һәм яхшы билгеләренә өлгәшә.

Автор:Рәүф Шәймөхәмәтов
Читайте нас