Әлеге чараның тантаналы мизгеле – 2025 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру.
Аларны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм мәктәп директоры Азат Арсланов тәбрикләп, бары тик иң изге теләкләр генә җиткереп, тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарыннан, укытучыларыннан һәм сыйныф җитәкчеләреннән дә котлаулар һәм матур теләкләр яңгырады.
Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә булган рәхмәт хисләрен моңлы җырларга, дәртле биюләргә төреп бүләк иттеләр.