Мәгариф
7 июнь 2025, 05:01

"Танып"та күңелле вакыйга - лагерьны ачу тантанасы үтте

6 июнь көнне лагерь шаулатып ачылу тантанасы да оештырды. Балалар лагерь ачылу көне унаеннан күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Бәйрәм уңаеннан Русия флагы күтәрелде.

"Танып"та күңелле вакыйга - лагерьны ачу тантанасы үтте"Танып"та күңелле вакыйга - лагерьны ачу тантанасы үтте
"Танып"та күңелле вакыйга - лагерьны ачу тантанасы үтте

Районыбызның бик матур табигать почмагына урнашкан “Танып” лагерының 4 июньдә “Беренчеләрнең хәрәкәте” тематикасы астында беренче сменасы старт алды. Бу агымда 98 бала сәламәтлеген ныгыта, күңелле итеп ял итә. Борай, Балтач,Мишкә районнарыннан, Уфа һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгәннәр яшь тәрбияләнүчеләр.
6 июнь көнне лагерь шаулатып ачылу тантанасы да оештырды. Балалар лагерь ачылу көне унаеннан күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Бәйрәм уңаеннан Русия флагы күтәрелде.
Ачылу тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов,  җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кураторы Альбина Садыйкова һәм Борай районы “Беренчеләр хәрәкәте”  Бөтенрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлеге белгече Юлия Вәлинурова  катнашты.
«Мин сезне җәй, каникуллар, бу искиткеч лагерьда ял итүегез белән котлыйм. Сезгә вакытыгызны яхшы үткәрүегезне, көч туплап, физик яктан ныгуыгызны телим", - дип теләкләрен белдерде Гемир Хаҗетдин улы һәм аларга хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искәртте.
Лагерь сменасын ачу тантанасы флешмоб һәм истәлеккә фото төшү белән тәмамланды.
Җәйнең өч атнасын табигать кочагында үткәргән көннәр балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр, дип ышанасы килә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас