Мәгариф
2 июнь 2025, 10:32

Балалар сабантуе гөрләп узды

Бүген, 2 июнь көнне, балаларны яклау көне уңаеннан, ел темасына багышланып, балалар сабантуе узды. Кояшлы матур көн, яшел хәтфә үлән. Сабан туе үтәсе мәйданчыкка әти-әниләре белән бергә күпме балалар җыелган! Сабыйларның кулларында төрле төстәге шарлар, йөзләрендә эчкерсез елмаю.

Бәйрәм чарасын район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов сабантуйчыларны, аеруча, балаларны сәламләп, күңелле ял итүләрен теләде. Соңыннан исә сүз, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафинга бирелде. Ул  дистә еллар буена үткәрелүче Сабан туе бәйрәм мохитендә һәм күңелле үтүен, гүзәл мизгелләр, уңай тәэсирләр белән истә калуын теләде.

Җыр-бию программасы үзәк сәхнәдә гөрләп барса, махсус урыннарда төрле ярышлар оештырылды. Милли халык уеннары да читтә калмады. Бу көнне “Гаилә” үзәге хезмәткәрләре оештырган “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” конкурсы да бик күңелле узды. Шулай ук балалар өчен төрле аттракционнар да бар иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас