Мәгариф
30 Май 2025, 04:59

Яраткан эше булуы белән ул бәхетле

Бар гомерен укытучы һөнәренә багышлаган зур хәрефтән педагог, кырыс, бер үк вакытта сөйкемле хатын, кайгыртучан әни һәм нәнәй турында язмам.

Лүзә Дугинова Иске Тазлар авылында күп балалы гаиләдә, икенче бала булып дөньяга аваз сала. Бәләкәйдән йорт эшләренә өйрәнеп, әти-әнисенә ярдәм итеп буй җиткерә. Матур, күңелле үсмер елларын колхозда терлек азыгы хәзерләүгә йөрүен, чөгендер басуындагы, ындыр табагында төнге сменада орлык чистартуларын,  фермага барып әнисенә сыер саварга ярдәм итүләре бүгенге көндә аның гомер юлында язылган матур хатирәләренең берсе булып уелып тора. Ә менә колхоздагы печән өсте вакытын ул бөтенләй башка тарих ди. 
«Безгә беркайчан да күңелсез булмады, урамга чыгып һәр оч баласы белән җыелып рәхәтләнеп уйный идек. Безнең балачак бик күңелле узды. Бездә телефоннар да, компьютерлар да, хәтта телевизор да юк иде. Ләкин ул вакытта без газета-журналларга язылып, хат ташучының алып килгәнен дүрт күзләп көтеп һәм рухи азыкны кулга алгач, берничә минут типография буявын иснәп торгач кына алгы битеннән башлап ахырынача укып чыга идек. Шул вакыттагы хис-тойгыларымны берничек тә аңлатып бетерә алмыйм», – дип сөйли Лүзә Дугинова. 
Нәкъ менә шушы гәзит-журналлар язмам героеның язмышын үзгәртә дә инде. Көннәрдән бер көнне аның кулына “Пионерская правда” гәзите килеп эләгә. Анда республика сәнгать интернат-мәктәбенә укучылар җыю турында язма була. Бишенче сыйныфта укыган Лүзә бу мәгълүматны укыганнан соң ике дә уйлап тормыйча, үзенең рәсемнәрен адрес буенча җибәрә. Җавап аны озак көттерми. Лүзәне имтиханга чакыралар, ул аларны уңышлы башкарып чыга. Шулай итеп, унике яшьлек авыл кызының язмышы шушы вакытта зур борылыш кичерә. Ул Уфа шәһәрендәге республика сәнгать мәктәбенә алтынчы сыйныфка укырга күчерелә. Шәһәрдә әти-әниләрсез, апа-сеңелләрсез, туганнарсыз һәм якыннарсыз тормыш җиңел булмаса да, үзе сайлаган юлдан тайпылмыйча алга табан атлый. Авылны сагынуына карамастан, укуында яхшы билгеләргә өлгәшеп, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, мәктәпнең укыту комитеты рәисе була. Биредә укыган вакытта Мәскәүгә, Ташкентка сәфәрләргә бара. Шушы сәяхәтләр арасында аның өчен  иң зур бүләк – «Артек» пионер лагерена бару була. Биш ел буена сәнгать тарихын тирәнтен өйрәнеп, рәссам булуы турында документ ала.  Биредә укыган вакытта ул “яхшы тормыш мәктәбе” узган. 
– Үз проблемаларны үзе хәл итәргә, эшләгән хаталары, уңышсызлыклары өчен дә үзе җаваплы булырга, дуслыкны яратырга, бәяләргә, тиз арада чишелешләр кабул итәргә өйрәндем. Сурәт төшерергә һәм сызарга мин бик ярата идем, ләкин чит телләрне өйрәнү теләге көчлерәк иде, шуңа күрә Бөре шәһәренә чит телләр факультетына документлар тапшырырга дәүләт педагогия институтына киттем. Нәрсә эшләвем турында мин шундук диярлек белдем, чөнки керү имтиханнарын яхшы билгеләренә тапшырдым, өстәвенә кесәдә сәнгать мәктәбен тәмамлау турындагы диплом да бар иде, – дип сөйли ул тормыш юлындагы яңа баскычы турында. 
Аның институтка керүен белгән әти-әнисе  һәм якыннары бик сөенәләр. Үсмер чагыннан туган нигезеннән еракта укыган кызның студент еллары да бик мавыктыргыч үтә. Институтта бишенче курста укыганда хәрби кешегә кияүгә чыга. Институтны тәмамлый, диплом ала, кызы туа һәм ире Хабаровск краена хезмәт урынына юллама ала. Яшь гаилә Ерак Көнчыгышта, Совет Гаване шәһәренә килә. Биредә Лүзә Нәгыйм кызы үз һөнәре буенча – инглиз теле укытучысы буларак хезмәт юлын башлый.
– Барысы да бик яхшы булды, эш бар, укыту сәгатьләре күп, балалар бакчасы бар, яшә дә сөен, тормышым бер мизгелдә түгәрәкләнгән сыман тоелса, әмма ләкин көннәрдән бер көнне тормыш иптәшем хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булды. Егерме алты яшемдә кулымда яшь бала белән тол калдым. Бик авыр булды, – дип тормышында булган кайгысы белән дә уртаклашты Лүзә апа.  Ул чагында аңа нәрсә сынарга туры килгәнлеген чамалавы кыен түгел. Әмма ул вакытта Лүзә Нәгыйм кызы авырлыкларга бирешмәгән, кызын тәрбияләгән һәм тулысынча эшкә чумган. Еллар үтә, язмыш аны шулай ук хәрби хезмәткәр ир-егет белән очраштыра. Ул бик яхшы, ышанычлы, зур йөрәкле кеше булып чыга. Лүзә ханымны бик яратып гомер итә. Ә кызын үз баласы кебек тәрбияләп олы тормыш юлына бастыра.  Михаил Иванович отставкага чыккач, гаилә Курск өлкәсенә, аның Ватанына күченә. Анда уллары Никита туа. Хәзер аңа 27 яшь, кызы бар, гаиләсе белән Нефтеюганск шәһәрендә яши һәм эшли. Ире туган ягына кайткач, Лүзә Нәгыйм кызы чит телләрне тирәнтен өйрәнгән мәктәпкә урнаша. Мәктәптә уңышлы эшли, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен күпсанлы төрле дәрәҗәдә Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Олы яшьтәге әти-әниләренә бәракәтле тәрбия бирү өчен Лүзә апа гаиләсе белән Яңа Тазлар авылына кайтып урнашырга мәҗбүр була. Һәм инде үзенең хезмәт эшчәнлеген туган мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып дәвам итә. Ул – предметны укыту методикасын бик яхшы белүче, зур эш тәҗрибәсе булган укытучы. Үз эшендә традицион булмаган укыту ысулларын, яңа педагогик технологияләр элементларын куллана, укучыларның эшен оста оештыра. Балаларны үзлегеңнән белем алырга өйрәтә, моның өчен дәреслек, тулы әдәбият белән эшләү күнекмәләрен үстерә. Үз белемнәре белән ул укучылар белән генә бүлешми, ә хезмәттәшләре, яшь белгечләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ул һәркайда өлгерә: авыру ата-аналарын карый, өстәмә иҗтимагый эш алып бара, бер үк вакытта йорт төзи һәм яңа программа, методикалар кертеп, үз укучыларына белем бирә. Аның хезмәт җимешләре укучыларның инглиз теле буенча узган олимпиадаларында призлы урыннар яулавыннан күренеп тора.  Тәҗрибәле укытучы үз  фәнен яратып кына калмый, шулай ук үз укучыларына чит телгә мәхәббәт тә тәрбияли. Яңа Тазлар мәктәбен тәмамлаучылар бик еш инглиз теле укытучысы һөнәрен сайлый һәм югары уку йортларына укырга кереп, кулларына диплом алып, илебезнең төрле почмакларында укытучылар булып уңышлы эшлиләр. Укытучы апалары алар белән горурлана. Биредә Лүзә Нәгыйм кызының унсигез ел хезмәт юлы сизелмичә үтә. Үз эшенең остасы, оештыру сәләтенә ия булган тәҗрибәле  укытучыны җитәкчеләр мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр. Соңгы ун елда ул шушы вазыйфада эшли. Аның җитәкче буларак эшләгән дәверен хезмәттәше, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Эльза Галиханова менә нәрсә ди: “Мәктәп директоры... Нәкъ менә аннан башлана мәктәп тормышы. Синең тормышың уч төбендәге кебек, бигрәк тә авылда. Лүзә Нәгыйм кызы балалар өчен дә, хезмәттәшләре өчен дә таяныч булды. Ул үзендә бик зур укытучылык тәҗрибәсе, бик күп белем һәм эшкә рухи мөнәсәбәт алып бара. Ул бар гомерен балаларга белем бирүгә, мәктәп тормышына багышлаган кеше. Нинди генә масштабта узган чараларның эчендә йөзде.  Үзе генә түгел,  барлык укытучылар коллективы белән бердәм булып төрле чараларда, бәйрәмнәрдә катнашты. Лүзә Дугинова үзенең хезмәттәшләренең казанышлары белән һәрчак горурланып яшәде”.
Сигез ел дәвамында мәктәп директоры булып эшләгәч, мәктәп ашханәсенә ремонт ясаткан, агач конструкцияләре пластик тәрәзәләргә алыштырылган, бина эченә  бәдрәф төзелгән. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре көче белән койма һәм кирпечтән бик яхшы карбазы төзелгән, анда барлык үстерелгән яшелчәләр бүгенге көндә дә саклана. Язмыш ихтыяры белән Лүзә Нәгыйм кызына эштән китәргә, йортны ябарга һәм балаларына ярдәм итү өчен төньякка күчәргә туры килә. Нәкъ 4 ел шунда яшәгәннән соң, язмыш җиле Лүзә Дугинованы тагын бер сынау капкасын ача. Кызы Элина ковид белән авырганнан соң дәваханәгә эләгә. Әмма ләкин соң була шул. Табиблар берни дә эшли алмый, йөрәк пәрасы мәңгелек йортка күчә. Ул вакытта аның халәтен тасвирлап булыр өчен сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Ана кеше өчен бу югалту бик авыр була. Газиз баласының өч бөртек җимеше өчен алга карап, яшәвен дәвам итә ул.
Әйе, зур сынаулар аша, тормыш юлының күп сикәлтәле юлларын үтеп тә сыгылмаган ханым шушы көннәрдә 60 яшен билгеләп үтте. Аны авыл халкы, укытучылар һәм, әлбәттә, инде укучылары яраталар, хөрмәт итәләр. Бу көнне дә Лүзә Нәгыйм кызының телефоны бер минутка да тынып тормады. Барысы да матур, изге теләкләр теләде. Моннан унбиш ел мәктәпне тәмамлаган Ания Васильева да үзенең укытучы турында: “Кем ул Лүзә Нәгыйм кызы безнең өчен? Җанын, белемен, көчен, уз баласыдай безгә аң-белем бирүче укытучы, безнең өчен янып яшәүче кеше. Мәктәпне тәмамлауга унбиш ел үтсә дә, ул әле дә безне якты йөз белән каршы ала, тәмле чәйләре белән сыйлый, киңәшчебез һәм таянычыбыз булып тора”. 
Лүзә Дугинова турында һәр укучысы, хезмәттәше һәм ата-ана җылы мөнәсәбәттә булуын дәлилли.
Гөлчирә апа Галеева:
“Минем ике кызым да Яңа Тазлар мәктәбендә укыдылар. Икесе дә Бөре шәһәрендә институтта укып, чит ил телләре факультетын кызыл дипломга тамамлады. Әлеге вакытта бик яхшы укытучы булып эшлиләр. Эльзам колледжда директор урынбасары булып эшли, күптән түгел “Мәгариф отличнигы” исеме бирделәр. Болар барысы да Лүзә Дугинованың хезмәт җимеше бит”.
Менә шундый җылы хисле сүзләр, хатлар Лүзә Нәгыйм кызы адресына килеп тора. Лүзә Дугинова хаклы ялда булуына карамастан, бүгенге көндә Яңа Тазлар мәктәбендә инглиз фәнен укыта. Чөнки ул бер урында тора торган кеше түгел. Аңа һәрвакыт эзләнеп, яңалыкка омтылып, укучыларга белем биреп, хезмәттәшләре белән аралашып яшәү көч бирә. 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас