Төбәк мәгариф министрлыгы мәгълүматы буенча, 2024 елда Башкортстан мәгариф өлкәсен үстерүгә якынча 101 млрд сум керткән. Шуның 85,4 млрд сумын республика үз акчаларыннан бүлеп биргән. Тагын 15,6 млрд сум – ул Башкортстан федераль бюджеттан җәлеп иткән акча.
– Иң мөһим бурычларның берсе – Президент программасы буенча 31 мәктәпне капиталь ремонтлау, шуларның алтысын без 2024 елда һәм 25ен киләсе елда тәмамларга тиешбез. Шулай ук без быел 9 мең урынга якын 8 мәктәпне эшкә кертергә планлаштырабыз, аларны «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзибез, – дигән иде Радий Хәбиров, 2023-2024 уку елын йомгаклаганда.
Мәгариф өлкәсендә финанслар белән ныгытылган мондый актив эш республикага Русия төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирде. Ремонтланган мәктәпләр саны буенча Башкортстан Русиядә 2нче урында һәм ремонтка җәлеп ителгән акчалар суммасы буенча 3нче урында тора.
Мондый инфраструктура проектлары матди-техник базаны яхшыртырга гына түгел, ә белем бирү процессы сыйфатына да игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә. Башкортстанда хәзерге мәгариф системасы һәр укучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга омтыла. Өстәмә белем бирү программалары кертелә, алар балаларның сәләтләрен сәнгатьтә, спортта, фәндә үстерергә ярдәм итә.
Районыбызда да белем бирүгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, беренче мәктәп укучыларына креатив фикерләү, үз-үзләрен тормышка ашыру, һөнәри юнәлеш бирү, социализацияләү өчен урын кирәк икән. Шул исәптән әлеге мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Әлфия Сафина «Беренчеләр хәрәкәте» беренчел бүлеге кураторы буларак та бу башлангычны хуплап, ярдәм кулы сузып, беренчел бүлекчәләрнең Бөтенрусия конкурсында катнашырга була.
Шулай итеп Әлфия Каниф кызы мәктәпнең активистлары белән дүрт ай дәвамында конкурс кысаларында төрле биремнәрне үтәп, берничә проект әзерләп, өченче урын яулыйлар.
Конкурста җиңеп, алар акча оталар һәм «Балалар инициативалары үзәге» дигән бүлмә оештырырга карар кабул итәләр. Бу үзәкне оештыру өчен мәктәптә махсус бүлмә бүлеп бирелә.
– Әлеге бүлмә – яшьләр активлыгы өчен урын, төрле проектларны әзерләү өчен мәйданчык, шулай ук укучыларның үз идеяләрен тәкъдим итәргә һәм балаларның күңелен ачып кына калмыйча, аларны ниндидер яңалыкка өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай да без еш кына телекүперләр үткәрәбез һәм бу бүлмәдә безгә Кырымнан дусларыбыз белән аралашырга бик җайлы булачак. Бүгенге көнгә бүлмә өчен без парталар, урындыклар, шкаф, телевизор, софитлар, рулон пәрдәләр сатып алып, аны матур һәм уңайлы итеп җиһазландырдык. Хәзер инде принтер, ламинатор аласы калды һәм озаклымый әлеге медиаүзәкнең тантаналы ачылышы булачак, – дип бүлеште безнең белән Әлфия Каниф кызы.
Элина Нәбиуллина 1нче санлы мәктәпнең 11Б сыйныф укучысы һәм әлеге проектның актив әйдәүчесе буларак, үзенең фикерләре белән уртаклашты:
– Балалар инициативалары үзәге – ул мәктәптәге бүлмә генә түгел. Бу – идеяләр туа торган, укучылар үз өсләренә җаваплылык алырга, проектларын тормышка ашырырга һәм потенциалын ачарга өйрәнә торган урын. Элек безгә фотога һәм видеога төшерергә урын юк иде, ә хәзер без үзебезнең иң кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз. Хәзер без укып кына калмыйча, вакытларыбызны уңайлы һәм заманча кабинетта рәхәтләнеп уздыра алачакбыз.
– Без энергия белән тулы һәм үз фикерләребезне тормышка ашырырга әзер, ә киңәшче ягыннан ярдәм һәм җитәкчелек бары тик ышаныч өстәделәр генә. Бу медиаүзәк әзерләү безне тагын да ныграк берләштерде, алда әле зур эшләр тора һәм бергә уңышка ирешә алачагыларыбызга берәү дә шикләнми, – дип сыйныфташы сүзләренә кушылды Илвина Сәфәрова.
– Без чыгарылыш сыйныф укучылары, быел безнең өчен кыңгырау соңгы тапкыр яңгыраячак. Ләкин без үзебездән соң эз калдырачакбыз. Безнең эз – ул без булдырган бүлмә, анда укучылар үзләрен уңайлы һәм хәтта бераз хуҗалар итеп тә хис итә алачак, чөнки ул юкка гына балалар инициативалары бүлмәсе дип аталмый бит, – дип йомгаклады әңгәмәбезне 11Б сыйныф укучысы Нэля Закирова.
– Соңгы елларда республикабызда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров мәгарифне үстерү өчен эзлекле һәм системалы адымнар ясады. Бу яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне, шулай ук гамәлдәге уку йортларын модернизацияләүне үз эченә ала. Республикада мәгариф системасын үстерүгә комплекслы ысуллар кулланыла: матди-техник җиһазлау яхшыра, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен мотивация системасы формалаша, илдә белем бирүнең иң яхшы практикалары кертелә. Дәрестән тыш эшчәнлек, һичшиксез, сыйфатлы белем бирү чикләрен киңәйтә, ремонтланган кабинетларны заманча җиһазландыру укучыларда иҗади фикерләү формалаштыруга ярдәм итә. Бала мәктәптән билгеле бер белем җыелмасы белән генә түгел, ә сәламәт, бәхетле, лаеклы граждан буларак та чыгарга тиеш. Шартлар – уңай, таләп катгый булачак! – диде 1нче санлы мәктәпнең директоры Азат Арсланов.