Лилия Борай авылында туган. Кечкенәдән үк балалар бакчасында шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Икенче гимназияне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Мәктәп елларында ук активист була, район, рес-публика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, конкурсларда һәм конференцияләрдә катнаша.
– Укытучыларыма, сыйныф җитәк-челәренә, бигрәк тә беренче укытучым Светлана Исламовага рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә ул миңа белем иленә аяк бастырды. Аннары миңа һәрвакыт ышанганнары, башлангычларымда ярдәм иткәннәре өчен сыйныф җитәкчеләрем Разалия Габдрәшитова һәм Гөлнара Шәйдуллинага да рәхмәтләрем зур. Минем гуманитар фәннәргә һәвәслегем булганга күрә, мин телләр ярата идем. Урыс теленә һәм әдәбиятына мәхәббәтне укытучыларым Эльза Мәрдамшина белән Зилә Вәлиәхмәтова бирде. Мин мәктәп елларында ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялландым. Әмма минем тормышымда тагын бер педагог бар, аның ярдәмендә туган телгә мәхәббәт көчлерәк булып чыкты. Югары сыйныфларда мин ел саен башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаштым, җиңүче булдым, һәм соңыннан тормышымны туган (башкорт) теле һәм әдәбияты белән бәйләдем. Мин Ләйсән Муллагалиевага бик рәхмәтле. Без аның белән хәзер дә элемтәдә торабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез, – дип рәхмәтләрен белдерә Лилия булачак һөнәрен сайлауга өлеш керткән укытучыларына.
Гимназияне алтын медальгә тәмамлап, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультетына башкорт теле һәм әдәбияты һәм кытай теле укытучысына укырга керә яшь кыз. Университет аның тормышында аерым урын алып тора. Хәзер ул 4 курста, шулай ук гел яхшы билгеләренә генә укый. Югары дәүләт академик стипендиясе ала.
Университетта беренче көннән үк фәнгә чума Лилия Дүсмәтова. Аның мәкаләләре халыкара һәм Бөтенрусия җыентыкларында басыла. 2023 елда Казахстанда халыкара фәнни конфе-ренциядә катнаша. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яки призлы урыннар яулый студент кыз. 2024 елда “Филология. РФ халыклары телләре һәм әдәбияты (төрки төркем)” төбәк дәрәҗәсендә Горно-Алтайск шәһәренә Бөтенрусия дәрәҗәсендәге олимпиаданың йомгаклау этабында “Русия халыклары әдәбияты” номинациясендә 2 урынны ала.
– 2024 ел минем өчен иң әһәмиятлесе булды. Мин бары тик югары педагогик уку йортлары һәм көллиятләр студентлары өчен генә булган “Әсәй теле – 2024” республика конкурсының абсолют җиңүчесе булдым. Укуда үземне яхшы күрсәтеп, мин Кара диңгез ярында Новороссийск шәһәрендә практиканы вожатый булып үттем. Педагогик эшчәнлекне бик нык яратканга күрә, үткән елның ноябрендә Бурятия Республикасы оештырган “Туган телдә дәрес – 2024” Халыкара конкурсында катнашырга булдым. Русия Федерациясенең 17 субъекты һәм 3 ил катнашучылары арасында мин әлеге конкурста җиңүче булдым. Шулай да минем урыс теле укытучысы булу хыялы булганлыктан, яңадан әзерләү курсларын уздым һәм хәзер мин “Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы” юнәлеше буенча дипломлы белгеч, – ди студент кыз.
Лилия – укытучылары һәм яшь-тәшләре арасында да абруй яулаган кыз. Иҗтимагый тормыш белән дә актив шөгыльләнә. Төркем старостасы, башкорт филологиясе факультеты студентлар советы рәисе дә ул. Үз командасын җыеп, факультет һәм университет дәрәҗәсендә дә бик күп чаралар уздыралар. Узган ел Лилиянең студентлар советы Акмулла премиясе җиңүчесе була, башка факультетлар һәм институтлар студентлар советлары арасында иң яхшы студсовет дип таныла. Белем багажын һәрвакыт тулыландырып тора тырыш кыз. Уку һәм фән буенча барлык казанышлары өчен БР Башлыгы стипендиясенә лаек була ул. Бу әле бөтен исемлек тә түгел, аның казанышларын санап бетергесез.
– Иң мөһиме, барысын да күңел биреп эшләргә кирәк, шул чакта гына уңышка ирешеп була. Һәр эшкә иҗади караш булу мөһим. Илһамланып эшләргә һәм төшенкелеккә бирешмәскә кирәк. Ә үз чиратында, мин әти-әниемә чиксез ярдәмнәре, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультеты, барлык укытучылар, фәнни җитәкчеләр ярдәм һәм даими үсеш мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип сүзең тәмамлады Лилия Дүсмәтова.
Лилия турында материал әзерләгәндә, аның сыйныф җитәкчесе белән элемтәгә чыктык. Менә ул үз укучысы турында ниләр әйтте:
– Мәктәптә Лилия үзен һәрьяклап кызыксынучы укучы буларак танытты. Ул оригиналь фикерләве, яхшы хәтере, киң белемле булуы белән аерылып торды. Күп еллар дәвамында минем уң кулым, сыйныф старостасы булды. Сыйныфташлары аны хөрмәт итте. Аның тырышлыгы һәм амбицияләре һәрвакыт тиешле бәя алсын һәм Лилияне яңа үрләргә күтәрелергә рухландырсын иде! – дип бүлеште Гөлнара Шәйдуллина.
Якташыбыз беркайчан да алдына куйган мотивациясен югалтмый. Башкаларга булышып һәм дөньяны яхшырак итәргә омтылып яшәүне хуп күрә кыз. Ул һәрвакыт алга карый һәм үз көченә ышана. Лилия Дүсмәтова – профессиональ һәм шәхси үсешкә омтылучы студентның ачык мисалы.
Фото Лилия Дүсмәтованың
шәхси архивыннан.