2019 елдан башлап «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп»федераль проекты кысаларында Русиянең авыл җирендә һәм кече шәһәрләрендә «Үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачыла. Үзәкләр укучыларның цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильле төп һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерү мөмкинлеген тәэмин итә.
Бүген, 17 декабрь көнне, Борай авылының беренче урта мәктәбенең «Үсеш ноктасы» үзәге базасында район мәктәпләре укучылары арасында инде традициягә әверелгән VI район интеллектуаль марафоны узды.
Турнирның максаты – укучыларның интеллектуаль һәм шәхси үсеше, команда рухын үстерү. Турнирда алты команда катнашты. Команда составы 5-8 сыйныфлардан сигез кеше булды.
Интеллектуаль марафон. Нәрсә ул?
Дөньядагы барлык катлаулы сорауларга кеше вакытында адекват җавап бирергә тиешлеген күздә тота. Интеллектуаль марафон шуңа өйрәтә дә инде. Укучыларга белемнең бөтенләй төрле өлкәләреннән сораулар бирелде. Бу күнекмәләр кеше вакыйгалар әйләнешендә югалып калмасын һәм үз белемнәренә нигезләнгән җавап бирә алуын күз уңаенда тота. «Үсеш ноктасы» үзәге марафоны барлык катнашучыларга да моны эшләргә мөмкинлек бирә.
Турнир барышында виртуаль чынбарлыкны конкрет максатларны үтәү өчен куллану, шахмат, математика, физика, химия, финанс мәсьәләләрен чишү, Кытай теленең серләренш төшенү һәм башка төрле интеллектуаль ярышлар булды.
Ярышлар югары эмоциональ дәрәҗәдә узды. Командалар яхшы әзерләнгән һәм җиңүгә юнәлдерелгән иде. Әмма һәр ярышта җиңүче булырга тиеш. Беркетмәләрне тикшерү йомгаклары буенча абсолют җиңүче булып Борай авылының беренче урта мәктәбенең «Плеймейкеры» командасы танылды. Беренче урынга Борай авылының өченче урта мәктәбенең «Знатоки» командасы, икенче урынга - Борай авылының икенченче гимназиясенең «Эрудит» командасы һәм өченче урынга Каенлык урта мәктәбенең «Плюс» командасы чыкты. «Модельләштерү һәм конструкцияләү» номинациясендә Кодаш мәктәбенең «Знатоки» командасы , «Яшь химик» номинациясендә Яңа Тазлар мәтәбенең «Импульс» командасы билгеләнде. Барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнде.
Ярышлар тәмамланды, ә истәлекләр һәм җиңү теләге калды.