Зимфира Әлфит кызы мәктәп елларында юрист булырга хыялланса да, язмыш аны Бөре дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетына алып килә. Хезмәт юлын югары белем алганчы ук башлый: Колай мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе, аннары Кодаш мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Кулына белгечлек дипломы алгач, Бустанай авылына эшкә кайта. Тик бер елдан соң Кушманак мәктәбенә күчерелә.
Зирәкле белгечләр кулы астында эшләгән чорда тәжрибә туплый, алга куйган бурычларны җитди һәм максатчан үтәргә өйрәнә Зимфира Әлфит кызы. Ә сайлаган һөнәренең бар нечкәлкеләренә үтеп керергә, белем һәм тәжрибә тупларга булышучы остазлары итеп белгеч Руфина Зыя кызы һәм Валерий Зада улы Шәриповларны саный.
– Башлангыч эшемдә миңа остазларым мораль һәм практик ярдәм күрсәттеләр, терәк булдылар, – ди Зимфира Әлфит кызы
.
2009 елда квалификациясен үзгәртеп, Борай авылының өченче мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый.
Башкорт теленең чишмәдәй чылтырап аккан телмәре, аның үзенчәлекле мәдәнияте Зимфира Әлфит кызын үзенә әсир итә. Алга куйган максаты ныклы булган ханым, урыс теленнән башкорт теленә күчүен җиңел үткәрә.
– Баштарак сәер булып торса да, бүген килеп шуны әйтә алам: мин үз телемне, үз һөнәремне, үз эшемне яратам. Кеше үз телен белергә тиеш. Мин шуны үземә максат итеп куеп, балаларга белем бирергә тырышам, – ди Зимфира ханым.
Әлеге көндә 35 еллык эш стажы булган Зимфира Әлфит кызы югары категорияле башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Һөнәрен дөрес сайлаганын Зимфира Ягафарова үзенең уңышлары белән исбат итә. “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” кебек төрле район, районара, республика конкурсларында, олимпиадаларда катнаша. “Һәр бәйге укытучыны һөнәри яктан үстерә, белемен арттыра”, – дигән фикердә ул. Бүгенге көндә ул матур күрсәткечләргә ирешкән шәхес.
Телгә сөю тәрбияләү максатыннан, төрле алымнар куллану отышлы икәнен билгели укытучы. Дәресләрне уен формасында үткәрү, күрсәтмә әсбаплар куллану, материалны тормыштагы күренешләр белән бәйләп аңлату дәрескә һәм, гомумән, укыту процессына кызыксыну уята дигән фикердә мөгаллимә. Башкорт халкының бөек шәхесләре һәм әдипләре турындагы китаптагы белешмәләрдән тыш, интернет челтәрен киң куллана ул. Кызыклы мәгълүматлар дәресләрен тагын да җанлы итә. Зимфира Әлфит кызы принципиальлеге, гаделлеге белән аерыла. Укучыларның тәртипле булуларына игътибарын юнәлтә. Тәртип булганда гына уңышка ирешеп булуын сызык өстенә алып эш итә укытучы.
– Бала күңелен олылар юкка гына ак кәгазь белән чагыштырмаганнар. Алар алдашуны, ялагайлануны кабул итми. Ни язсаң, киләчәктә шуны укырсың. Мин дә балаларга карата таләпчән дә, җылы мөнәсәбәттә дә булырга омтылам. Туган телгә карата кече яшьтән үк хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Ана телен белгәндә генә башка телләрне тирән өйрәнергә мөмкин. Кешенең зәвыгын, дөньяга карашын формалаштыруда да телнең, әдәбиятның роле зур. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Алар барысы миллилекне саклап калу хаҗәтеннән үсеп килүче буынга мохит тудыралар. Шушы мохиттә яшәгән өлкән буын үзеннән соң килер буынга олы мирас итеп, туган телен, милли традицияләрен калдыра. Башкорт теле – ата-бабаларыбызның иң кадерле бүләге, халкыбызның тирән акылын, гыйбрәтле тарихын, йолаларын бергә туплап, безнең көннәргә кадәр алып килгән тел ул. Ата-бабаларыбызның изге амәнәте – башкорт телен киләсе буынга җиткерү һәр кемнең изге бурычы икәнлеген онытмасак иде, – ди Зимфира Әлфит кызы.
Зимфира ханым эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәкле хатын, кадерле әни. Борай егете Фәнис белән 28 ел бергә матур тормышта яшәп яталар. Өч бала үстерәләр. Кызлары Ландыш мәктәпкәчә белем бирү факультетын тәмамлый. Илнур уллары нефть өлкәсендә читтән торып укый, эшләп йөри. Илнарлары да Октябрьский шәһәрендә бораулаучыга укый.
Зимфира Ягафарова игьтибарлы, гади, тыйнак, кешелекле, һәр балага шәхес итеп карый, берсен дә аермый, аларның йөрәгенә ачкыч таба белә. Күңел җылысын укучыларына тигез өләшеп, бүгенге инновацион шартларда тиешле дәрәҗәдә белем биргән укытучы ул.