Радий Хәбиров мәктәптә туклануның милләт сәламәтлегенең төп элементы буларак мөһимлеген аңлый:
– Ашамлыкларның сыйфатын яхшырту һәм кайнар ризыклар тәкъдим итү буенча тырышлыкларга карамастан, кайчак балалар кыздырылган бәрәңгегә һәм туклануның башка стереотипларына ияләшү сәбәпле, тәкъдим ителгән ризыкларны ашамыйлар. Бу хәлне үзгәртү өчен, хәйрия проектларын, яңа алымнар кертергә кирәк, шул ук вакытта Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләрен үтәү дә мөһим, – диде Радий Фәрит улы.
Төбәк Башлыгы билгеләп үтүенчә, мәктәп туклануы ул очраткан беренче бурычларның берсе булган. Күпмедер дәрәҗәдә бу сорау буенча тотрыклы система булдыруга ирешелгән, шикаятьләр саны кимегән. Әмма алга таба да мәктәпләрдә туклану буенча хәлне яхшырту өчен, менюны балаларның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып төзеп, яңа идеяләр һәм стандартлар кертү таләп ителә. Чынлап та, Радий Хәбиров республика Башлыгы итеп сайлаганның икенче көненнән үк диярлек, мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе аның даими контролендә тора.
Безнең районда да мәктәп ашханәләрендә хәлләр яхшырды, балаларның күбесе ризыкны яратып ашый. Үзем мәктәп яшендәге ике баланың әнисе буларак, ашханәдәге тукланудан канәгатьмен. Балалар икесе дә: “Миңа мәктәптә ашату ошый. Нәрсә бирсәләр дә, барын да яратам, ашамыйча калганым юк, – диләр.
Мәктәпләрдә туклану буенча сорау белән, район мәгариф бүлегенең әйдәүче технологы Лариса Сәлимҗановага мөрәҗәгать иттек. Мәктәпләрдә туклану үз эченә кирәк булган барлык элементларны һәм минералларны туплаган оптималь меню төзегәннәрен билгеләп:
Барлык укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү – мәгариф бүлегенең төп бурычларының берсе. Ата-аналарның да, укучыларның да күпчелеге мәктәптә ашатудан бик канәгать. Менюга килгәндә, мәктәп укучысы дөрес итеп ничек тукланырга тиеш булса, ул шулай итеп төзелгән. Ассортимент төрлеләнә, рационга яшелчә белән җиләк-җимеш һәр көнне дә кертелә. 8-10 яшьлек баланы кәбестә салаты ашату җиңел дә түгелдер, бәлки. Хәзер бит балалар кибет ризыгы ашарга күнеккән, – диде Лариса Әнвәр кызы.
– «Мәктәптә туклану» сүзтезмәсе эчендә балаларыбызның сәламәтлеге ята. Балалар, яшүсмерләр арасында аш кайнату органнары авырулары еш очрый. Шуңа күрә, өйдә генә түгел, мәктәпләрдә дә, санитар нормаларга туры китереп, туклануны дөрес оештыру – укучыларның сәламәтлеген саклауда мөһим фактор булып тора һәм белем алу сыйфатына да зур йогынты ясый. Балаларның ашханә ризыгын үз итмәүнең бер сәбәбе бар. Ул да булса «ясалма» ризыклар, ягъни конфет-печенье, чипсы, сохари, баллы ризыкларга, фасфудка без балаларны бик иртә өйрәтәбез. Тәм тою рецепторлары шул ризыкларга күнегә, дөрес итеп пешерелгән кайнар аш шуңа тәмсез тоела да инде. Балаларга дөрес ашау ничек мөһим икәнен ата-аналар да өйрәтсен иде, – дигән теләктә калды район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Әнвәр улы Хәсәнов.