Ильяс һәм Илназ Әхмәтшиннар – актив, тырыш, җаваплы, тормыш сөючән студентлар. Алар Борай икенче санлы гимназиясен уңышлы тәмамлап, югары уку йортларында белем алалар. Ильяс – Уфа фән һәм технологияләр университетының икенче курс студенты, Илназ Русия дәүләт нефть һәм газ университетының беренче курсында укый. Мәктәптән үк үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән егетләр, уку йортларында да үзләрен сынатмый, университетларының җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Алар белән ачыш ясау, маҗаралар эзләү һәм барлык яңалыкларны белү көче идарә итә диярсең. Ильяс күптән түгел үткән “Русия – спорт дәүләте” форумында катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Илназ беренче уку елында ук үзен тырыш студент итеп күрсәтте. Мәскәүдә үткән “Иң яхшы беренче курс студенты – 2024” конкурсында җиңеп, кыйммәтле бүләк һәм Почет грамотасына лаек булды.
Бәләкәйдән физик культураны яратып үскән егетләр әле дә спортны ташламыйлар – университетлары өчен футбол, волейбол, җиңел атлетика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар.
Абыйлы-энеле тырыш студентлар – Ильяс һәм Илназ Әхмәтшиннарга, белемгә омтылышларын югалтмый, укуларында, җәмәгать эшләрендә, спортта яңадан-яңа үрләр яуларга язсын.