Быел «Иң яхшы язу дәресе» конкурсында төрле төбәкләреннән 41 укучы һәм 8 укытучы җиңүче һәм лауреат булды. Комиссия 8 номинациядә җиңүчеләрне сайлады. Быел катнашучылар арасында иң популярлары патриотик номинацияләр булды.
Безнең районыннан өч укучы җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлегенә керде. Болар Борай авылы гимназиясеннән Илдан Шәйдуллин белән Тимур Кильмаев һәм Ваныш-Алпавыт урта белем бирү мәктәбеннән Әлфия Усманова.
Илдан Шәйдуллинның эше «Ватан даны варислары» номинациясендә беренче урынга, Әлфия Усманованың иншасы «Бәхетле гаилә рецептлары» номинациясендә өченче урынга чыкты, ә Тимур Кильмаев «Мин почтальоннар династиясеннән» номинациясендә лауреат булды.
Конкурс яшь катнашучыларның игътибарын ил тарихын өйрәнүгә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтә. Конкурсның максатларыннан берсе – эпистоляр жанрны үстерү. Балалар үз фикерләрен дөрес әйтергә өйрәнәләр, үз төбәкләренең һәм гаиләләренең тарихын яхшырак беләләр.
Конкурс ел саен 1 гыйнвардан 9 октябрьгә кадәр уза. Инициаторлары һәм оештыручылары булып Русия Почтасы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Русия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм Русия Язучылар берлеге тора.
Өстәп әйтергә кирәк, быел Социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар эшләре белән «Бәхетле гаилә рецептлары» сериясенең унынчы китабы басылып чыкты. Анда Борай авылының 3нче урта белем бирү мәктәбеннән тагын бер Борай укучысы – Кирилл Мөхәммәдиевның иншасы кертелде.
Автор: Лира ЮРАСОВА.
Марсилә Шәрипова һәм Илмира МАХИЯНОВА фотолары.