Мәгариф
4 октябрь 2024, 03:42

«Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр...»

Мөгаен, һәр кеше үзенең беренче укытучысын хәтерлидер. Үзем, мәсәлән, туган якка кайткан чакта, елга бер тапкыр булса да беренче укытучымның хәлен белеп чыгуны (йә ул аның туган көне, йә һөнәри бәйрәме) кагыйдә итеп алганмын. Ул да көтә. Сөйләшер сүзләребез, барлар хатирәләребез күп безнең, югыйсә мәктәп бусагасын беренче атлап керүемә 40 елга якын вакыт үтсә дә. Мин аңа һаман бәләкәй кызчык.

«Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр...»«Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр...»
«Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр...»

Балаларымның да (ә алар минем өчәү) беренче укытучысы минем үз укытучымны хәтерләтә. Әллә беренче укытучылар шулай бертөрле, бер-берсенә охшаш булалар микән? Бәлки шулайдыр да, чөнки бала күңелен аңлаган, яраттыра алган беренче укытучы башка укытучылардан әллә кайдан аерылып тора бит ул.

Улларым һәм кызымның беренче укытучылары – Гыйльфанова Гөлназ Ансаф кызы. Шулай туры килде, без аның белән рәттән, өзелмичә 12 ел буена бергә укыдык.

Беренче баламны мәктәпкә илтер алдыннан укытучысы белән танышырга барганымны бүгенгедәй хәтерлим. Кышкы каникуллар чоры, мәктәп буш диярлек, бары тик укытучылар гына эш урыннарында. Хәтерем яхшы булса да, нишләптер күрергә тиешле укытучының исеме генә истә, әтисенең исемен дә, фамилиясен дә бусагадан атлап керү белән оныттым да куйдым. Коридорда бер укытучыны күреп, сорау бирдем:

– Саумысыз. Миңа башлангыч сыйныфлар укытучысы кирәк иде. Тик исемен генә беләм шул. Гөлназ.

– Сезгә кирәк кеше мин буламдыр, – ди ул елмаеп.

Шулай башланып китте безнең гаиләнең аның белән ун елдан артыкка сузылган уку процессы.

Гөлназ Ансаф кызы Гыйльфанова Борайның өченче санлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе булып эшли.

Аңа карыйсың да, ничек җитешә микән ул дип уйлыйсың. Әллә тәүлек аның өчен генә 24 сәгать түгел, күбрәк микән? Ул һәр укучысына вакытын таба. Бала авырып китеп дәресләрен калдырган икән, ул аны алып калып теманы аңлатырга, кабатлатырга, өйрәтергә авырсынмый. Берничәсе тапкырлау таблицасын ятламаган яки кагыйдәләрне ничек кулланырга аңламый, аларына да вакыт бар, бары тик белсеннәр генә. Укучының язуы начар, аңлашылмыймы? Төзәтәбез. Нинди конкурс, ярыш, фәнни-гамәли конференцияләр игълан ителмәсен, аның укучылары җиңүчеләр рәтендә. Биюме ул, рәсем төшерүме, җырлаумы, нәфис сүзме, аҗаган уенымы, җыр һәм строй смотрымы – нинди төр булуы мөһим түгел, барысында да яхшы уңышларга ирешә укучылары. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп белән хушлашу вальсын салырга кирәкме, рәхим итегез, бары тик репетицияләргә генә килсеннәр.

Өлкән улым 5 сыйныфка күчкәч, әле ручкасы, әле каләме, әле дәфтәре торып калганын белдем.

– Бәй, улым, башлангыч классларда укыганда бер дә алай итми идең бит, әллә үсмисең, кире кечерәясең инде? – дим, шаяру катыш.

– Минем башлангычта да шулай кала иде инде ул, – димәсенме. – Гөлназ Ансафовнаның өстәлендә ручка-каләм генә түгел, нәрсә кирәк, шул бар ул. Менә Назгөлгә (бусы сеңелесе, абыйсыннан соң ул укый Гөлназ Ансаф кызында) рәхәт инде.

Чәчендәге сеңере югалса да, укытучы апа сумкасыннан ала да бирә.

Кыен булып китте. Дүрт ел буена минем улыма бер генә тапкыр да зарланмады бит укытучысы. Улым бер дә кыю түгел, кешеләргә озак өйрәнә, ничегрәк укыр, коллективка кереп китәлдеме, дип сорасам, «Борчылмагыз улыгыз өчен, үзәге нык аның», – дип әйтә торган иде.

Назгөлгә дә бертапкыр да зарланмады, һәрчак булдыра торган кыз диде. Хәтерлим, яхшы укыган кызым, пандемия вакытында дистанцион форматта эшләргә кушылган биремнәрне үтәмәгән. Апрель азаклары, тышта кояш, җылы, балалар ишегалдында уйнап йөриләр. Берзаман карыйм, күтәрмәдән кызымны җитәкләп Гөлназ Ансаф кызы кереп килә.

– Назгөл, син инде 4 сыйныфны тәмамлыйсың. Дүрт ел буена гел «5» билгеләренә генә укыган кыз, башлангыч мәктәпне тәмамлаганда шулай итәме соң? Аптырап килдем. Хәзер синең өчен тагын ачам ул контроль эшне, эшләп куй, – ди укытучысы.

– Бәй, отличниклар шулай итәме соң, кызым, – дип мин дә кушылдым сүзгә.

– Минем отличник буласым килми алайса. Эшләмим, – димәсенме бала.

Сүзсез калдым. Ни дип җавап бирергә белмим.

– Ярар, шулай итәрсең, Назгөл. Тик мин ул эшне кабат ачам инде, тагын бер-ике малай да эшләмәгән иде, – диде дә укытучысы, тиргәмәде, өндәмәде, ялынмады, саубуллашып кайтып китте.

Күп тә үтмәде, кызым, теге ике малай рәтендә буласы килмичәме, өйгә кереп контроль эшен эшләп тә куйды.

Апасы 5 сыйныфка күчкәч, бәләкәе дә Гөлназ Ансаф кызы классына укырга барды. Ансы бөтенләй үзгә бала. Башкаларга караганда ешрак авырый, шул сәбәпле, дәресләре дә күп кала иде. Бусына да җай тапты укытучы. Ничек, ни рәвешле җайлагандыр, әмма бала укырга бармаган көннәрендә классташлары белән бергә укыды, биремнәрне бергә эшләде, дәрес вакыты беткәнче ук эшләгән эшләрен укытучысына җибәреп, тиешле билгеләрен ала иде. Мәктәпкә барган көннәрендә укытучысы белән өстәмә рәвештә белемнәрен ныгытып та куя. Һәм бер тапкыр да укуда артта калмады, алай гына да түгел, математика, информатика, табигать белеме предметлары буенча олимпиадаларда җиңеп, республика этапларында да

катнашты.
Болар барысы да Гөлназ Ансаф кызының тырышлыгы, укыту нәтиҗәсе, осталыгы. Һәм болар бер гаиләнең генә мисаллары. Иманым камил, ул укыткан укучыларның әти-әниләре дә аның нәкъ шундый чын укытучы икәнен әйтер иде.

Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: ул минем күңелемдә йөрткән беренче укытучы идеалына туры килә. Балаларым да минем кебек шундый ышанычлы дус та, яхшы киңәшче дә, белемле дә беренче укытучылы булулары белән бәхетле.

Моны алар еллар үткәч аңлаячак. Ә Гөлназ Ансаф кызы Гыйльфанова өчен алар һәрчак кадерле укучылар булып калачак. Бусы бәхәссез.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас