Минем уемча, туризм безнең көннәрдә – күпкырлы төшенчә. Кемдер өчен бу сүз артында затлы курортларда ял тора. Кем өчендер – экзотик утраулар һәм илләр, этнографик маршрутлар һәм гаҗәеп ачышлар. Тагын бер категория – экстремаллар, яңа тойгылар, гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куючылар. Әмма туристларның иң күбе – гади балалар, табигатьне һәм кеше аралашуын, поход кыенлыкларын, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар. Аларга саф һава, урман исе һәм үтеп керү кыенлыгын тудырган киртәләр, черки һәм палаткалар, уңайлы кроссовкалар һәм поход флягалары, учак төтене һәм гитарага җырлау охшый. Бары тик сәяхәт иткәндә төбәгеңә мәхәббәт, янәшә барган юлчыңа рәхмәт, үләндәге иртәнге ашка аппетит һәм урын алмаштыру теләге генә бар.
Эх, безнең яшь чакта мәктәпләрдә туризм бик көчле иде. Өчәр көнлек район турслетлары. Командаң белән андагы ярышларны, каршылыкларны үтү бүгенгедәй күз алдымда. Мәктәптә походлар, экскурсияләр, республиканың истәлекле урыннарына барулар – болар хәзер сагынып сөйләрлек кенә.
Балалар иҗат йортында эшләп килгән туризм түгәрәге җитәкчесе Айсылу Җиһаншина да “Хәзер заманалар үзгәрде шул, элеккечә түгел”, – ди.
– Мин җитәкләгән түгәрәктә төрле яшь категориясе аермасы белән дүрт төркем бар. Анда 12шәр бала йөри. Түгәрәктә без укучылар белән җәяүле туризм буенча этаплар үтәбез. Үзара төрле ярышлар, турслет оештырабыз. Җәйге һәм кышкы
туризмга да зур өстенлек бирелә. Шулай ук ориентлашуга да өйрәнәбез. Туризмның бер юнәлеше булып хәвефсезлек мәктәбе тора. Анда без беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәбез. Куркыныч янаган хәлдә калган очракта дөрес карар кабул итә белергә дә балалар түгәрәктә өйрәнә. Противогазны дөрес кулланырга өйрәтеп, зарарлану зонасында янгын сүндерү эстафетасы да үткәрәбез.
Узган ел шушы юнәлеш буенча Алкиноның “Патриот” хәрби базасына өченче мәктәп укучылары белән барып өйрәнүләр үтеп кайттык. Анда аларны махсус белгечләр һәр этапның нечкәлекләренә төшендерделәр.
Соңгы ике елда район турслеты да район үзәк дәваханәсе паркында уза. Моңарчы без Танып елгасы буенда оештыра идек. Анда укучыларга да бик кызыклы иде, әлбәттә. Тик чыгымнарны күп таләп итә. Шуңа күрә үзәк дәваханә янында оештыру кулайрак безнең өчен
Балалар туризм белән теләп һәм яратып шөгыльләнәләр. Туризм краеведение – туган якны өйрәнүне дә үз эченә ала. Краевдение буенча да эш бик җитди алып барыла. Укучылар төрле конкурсларда, викториналарда катнашалар. Бигрәк тә фотоконкурсларны яраталар. Туризм буенча ел саен яшь укытучылар һәм тренерлар командасы республика ярышларына бара. Ул команданы әзерләү дә миңа йөкләтелгән.
Шулай ук авыл мәктәпләрендә туризм буенча түгәрәкләр эшләп килә. Яңа Тазлар, Чалкак, Каенлык, Шабай, Ваныш мәктәпләре укучылары туризм белән ныклап мавыга.
Элек атналык Ирәмәл, Шүлгән-таш кебек матур, истәлекле урыннарга походка йөри идек. Хәзер балаларны йөртергә мөмкинлек юк, шунлыктан көндәлек кенә сәяхәтләр эшлибез. Соңгы вакытларда районыбызның матур почмаклары “Аккош күле”, “Салкын чишмә”дә булдык. Балалар табигатьне бик ярата, андагы могҗизаларга кызыксынып карыйлар. Мондый походлар яшь туристларга тирә-як мохитне өйрәнергә булышлык итә, – ди түгәрәк җитәкчесе Айсылу Гафи кызы.
Бөтендөнья туризм көне билгеләнгәндә, сез дә кечкенә булса да сәяхәт ясап алыгыз. Моның өчен ничәмә мең сумнарга чит илгә чыгу да, республикабызның икенче ягына юллану да кирәкми бит. Көзге муллыкка сокланып, табигать кочагында якыннарыгыз белән экскурсия үткәрсәгез дә җылы тәэссоратлар белән салкында күңелегезне эретерсез!