Бүген республикада, бөтен Русиядәге кебек үк, укытучылар җитми. Без бу өлкәдә актив эшлибез һәм акрынлап вакантлы урыннарны тутырабыз. Шуның өчен авыл мәктәпләренең яшь укытучыларына грантлар бирү буенча республика
конкурсы булдырдык.
Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
Грантка Борай беренче урта мәктәбенең биш укытучысы ия була. Шуларның икесе белән сезне дә таныштырып үтәсе килә.
Илмира Рәвил кызы Зарипова Борай беренче урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары.
Илмира беренче урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, шушы ук мәктәптә эшкә урнаша. Башта лаборант, аннары вожатый булып эшли. Бөре педагогия университетында читтән торып физика-математика факультетында белем ала.
Дүртенче курста укыганда яшь кызга информатика дәресләрен бирәләр. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар педагогы эше дә Илмира Рәвил кызына төшә. Соңрак математика укытучысына квалификация үтә. Бүген килеп ул информатика, математика дәресләре укыта, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләренә барып белем бирә. Шулай ук ул шушы мәктәпнең завучы да.
Булачак тормыш иптәшен дә ул мәктәптә очрата. Айдар Рәлиф улы белән ике кызга гомер бирәләр. Илина да, Алсу да уку алдынгылары.
2020 елда авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грант бирү конкурсында җиңеп чыгып, 690 мең сум акча ота Илмира Рәвил кызы. 2021 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премия бирү конкурсында 200 мең сумга ия була. Бу акчаларны Зариповлар ипотеканы каплау исәбенә тотыналар.
Борай беренче урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Гөлназ Закирова да 2021 елда авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грант бирү конкурсында 690 мең сум акча ота. Ә моңа кадәр, 2020 елда Башкортстан
Республикасының яшь укытучыларына грантлар бирү конкурсында 40 мең сум алган була. Алган акчаны йорт сатып алуга ипотека өчен беренчел кертемгә тотыналар.
Гөлназ Фәвис кызы тумышы белән Ишмәмәт авылы кызы. Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында социаль-гуманитар факультетында тарих укытучысына укып чыга. Бүгенге көндә балаларга тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта. «Ел укытучысы» конкурсында район күләмендә призер була Гөлназ Фәвис кызы.
Тормыш иптәше Александр белән кызлары Верониканы тәрбиялиләр.
– Республика Башлыгы кулыннан алган бүләк – педагог хезмәтемә югары бәя. Мин моның өчен бик рәхмәтлемен һәм киләчәктә дә укучыларыма белем бирүдә бөтен тырышлыгымны салачакмын, – ди Гөлназ Фәвис кызы.
Илмира Зарипова да, Гөлназ Закирова да алган грантларына лаеклы укытучылар. Мөгаллимәләр үзләре дә, аларның укучылары да төрле район һәм республика бәйгеләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Яшь, актив укытучыларның хезмәтен
шулай бәяләү урынлы һәм бик вакытлы. Яшь укытучылар, коллегаларының бертавыштан әйтүе буенча, чын укытучы талантына ияләр – алар нинди генә авыр укучы булмасын, һәр бала белән уртак тел таба беләләр. Педагогларның үзләренең дә кайчандыр бала булуы турында онытырга тиеш түгеллеге турындагы эчке инануы ярдәм итәдер, мөгаен.
Укытучы һөнәре һәрвакыт кешенең шәхес һәм педагог буларак үсешенә, камилләшүенә һәм перспективаларга нигезләнә. «Укытучы булу – авыр әйберләрне җиңеләйтү дигән сүз. Безнең девиз: «Бар гениаль нәрсәләр – гади», – диләр бертавыштан Илмира Зарипова белән Гөлназ Закирова.
Конкурста җиңеп, Республика Башлыгы грантына ия булучы укытучылар нәкъ Борай беренче санлы мәктәбеннән икәненә бик шатмын. Мондый грантлар – социаль әһәмияттәге гражданлык проектларын тормышка ашыруда мөһим алым.
Азат Арсланов, Борай беренче санлы мәктәбенең директоры.