+24 °С
Яңгыр
Быел Борай районы мәктәпләрендә 2055 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка, инде чын укучы сыйфатында, белем йорты бусагасын тәүге мәртәбә 152 малай һәм кыз атлап керде. Бу көн чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә дулкынландыргыч мизгел. Район буенча 11 сыйныфка – 92, тугызынчы сыйныфка 220 бала барды. Кыңгырау тавышыннан соң һәр сыйныфта беренче дәресләр узды.