Борай районында башкорт телен саклауга, ныгытуга һәм үстерүгә игътибар зур. Телнең үсешендә иң беренче чиратта мәгариф хезмәткәрләре һәм башкорт теле укытучылары зур роль уйный.
Икенче санлы гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева 2009 елдан башлап балаларга башкорт теле серләренә төшендерә. Шулай ук төрле конкурсларда катнашып, югары бүләкләргә ия була. Ләйсән Ришат кызы бер урында гына утыра торган педагог түгел. Ул һәрвакыт яңа ачышларга омтылып, алга атлаучы укытучы. Агымдагы елда ике конкурста катнашып ике грант ота.
Аның укучылары да үзе сыман ел саен республика регионара һәм район башкорт теле конкурсларында җиңү яулап тора. Методик пособие басмасы һәм төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче укучылар дәреслегенә өстәмә методика редакторы да ул Ләйсән Муллагалиева. Шулай ук "Я класс" Бөтенрусия халыкара дистанцион белем бирү платформасының башкорт теле буенча материаллар эшләүчеләрнең берсе дә. Бу платформада башкорт телен булдыруда үз өлешен керткән һәм укытучыларның эшен дә тикшерү аңа йөкләтелгән.
– Башкорт телен укытуда үз өлешемне кертә алуыма һәм укучыларым белән төрле конкурсларда призер булуыбызга шатбыз һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбировка туган телебезне үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтлебез. Киләчәктә дә туган телебезне өйрәтүдә эшебезне дәвам итәрбез дип ышандыра алам, – ди Ләйсән Ришат кызы.
– Теле барның – иле бар, ди халык мәкале. Халыкның яшәве тел язмышы белән бәйле. Шуңа күрә телне саклау, киләчәк быуынга җиткерү бурычы һәрчак өстенлекле булырга тиеш. Безнең максат бер – туган телебезне саклау. Ары таба да шулай һәр кеше үзенә йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкарса, эшебез нәтиҗәле булыр, уңышларыбыз тагын да артыр. Балаларга тәрбия бирү өчен тиешле шартларны үз биеклегендә булдырырга, шуңа омтылырга тырышабыз һәм бу юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез, – дип ассызыклады мәгариф бүлеге методисты Рамилә Солтанова.