Мәгариф
30 август 2024, 09:30

Алсу – төбәк Башлыгы стипендиаты

Алсу – уку алдынгысы, 2022 елда гимназияне алтын медаль белән тәмамлаган, физика-технология Бөтенрусия олимпиадасы призеры.

«Шәхсән минем өчен шунысы мөһим: соңгы елларда йөз балл җыючылар, олимпиадаларда җиңүчеләр саны арту - безнең өчен яхшы күрсәткеч. Димәк, мәгарифтә модернизацияләү буенча безнең барлык гамәлләребез уңыш китерә.» Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

2018 елның ноябреннән башлап беренче тапкыр мәктәп укучыларының  Бөтенрусия, төбәкара олимпиадаларда һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә республика башлыгының еллык премияләре булдырылды. Ә 2022 елда Башкортстан Республикасы Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары саны буенча Русиянең иң көчле ун төбәге исемлегенә керде.

Тырышканнар ташка кадак кагар диләр. Чынлап та, тырышып укысаң, район, мәктәп тормышында актив катнашсаң, нәтиҗәсе дә була икән.  Бу турыда Борай районы укучылары үз тәҗрибәләрендә беләләр.   Алсу Галиева, Зиннур Исламов төбәк Башлыгы стипендиясенә ия булдылар. Зиннур үзенең моңлы тавышы белән күпләрен мәхәббәтен яуласа, Алсу – уку алдынгысы, 2022 елда гимназияне алтын медаль белән тәмамлаган, физика-технология Бөтенрусия олимпиадасы призеры. Укуын тәмамлагач, УДНТУда IT-институт факультетында нефть һәм газ сәнәгатендә технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру  белгечлегенә укый.

Алсу Галиева гимназиядә укыган чагында «Мультилаб» проектының дизайнеры була, 3D Planoplan программасында «Мультилаб» кабинеты өчен яңа модель белән шөгыльләнә.  Әлеге проект өчен ул республика Башлыгы  Радий Хәбиров стипендиясенә ия була. Мәктәп укучысына ай саен акчалата түләү булуы – әти-әнисенә дә, яшь кызның үзенә дә шатлыклы өстәмә булып тора.

Лира Юрасова.

 

- Республикада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә мәгарифнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча системалы эш алып барыла, ул ел саен яңа чаралар белән көчәйтелә. Бу безнең укучылар нәтиҗәләрендә күренә: олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре, йөз баллы һәм югары баллы балалар саны артты.

Гөлназ Мирхәйдәрова, район мәгариф бүлеге муниципаль методик хезмәт методисты.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас