Мәгариф
29 август 2024, 07:09

Яшь укытучы сынатмый

– Бүген республикада, бөтен Русиядәге кебек үк, укытучылар җитми. Без бу өлкәдә актив эшлибез һәм акрынлап вакантлы урыннарны, шул исәптән яшь белгечләр белән дә, тулыландырабыз. Авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләр өчен без «Земство укытучысы» республика программасын эшләдек, аны 2020 елдан гамәлгә ашырып киләбез, – ди төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. – Бездә һәрвакыт педагог дәрәҗәсе югары булды. Өстәмә рәвештә аның безнең тормышта, безнең балалар тормышында төп кеше булуын истән чыгармыйк. Укытучылар турында кайгыртырга, ә кайчакта хәтта ихтирам сүзләрен дә белдерергә кирәк.

Яшь укытучы сынатмыйЯшь укытучы сынатмый
Яшь укытучы сынатмый

Башкортстанда «Земство табибы», «Земство укытучысы», «Авыл тренеры», «Земство мәдәният хезмәткәре» кебек федераль һәм республика программалары уңышлы эшләп килә. Бу программалар авыл белгечләренә ярдәм итүдә мөһим механизмнарның берсенә әверелде. Авыл хезмәтчәннәре ярдәме белән яшь белгечләргә туган авылларында эшләргә һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнергә стимул барлыкка килә. Шуңа күрә республикада авыллардагы педагогларга өстәмә ярдәм күрсәтү турында да онытмыйлар.

2020 елдан Башкортстан Республикасы территориясендә «Земство укытучысы» программасы эшли башлады. «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыруның дүрт елында 150 укытучы авылларга, шәһәр тибындагы поселокларга һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә күчеп, республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 5 елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзү шарты белән бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алды. 2023 елда әлеге программа буенча бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре 3 укытучыга бирелгән.

Борай районыннан “Земство укытучысы” программасында Каенлык урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Гарипова катнаша.

Гөлнара Зөфәр кызы Свердловск шәһәрендә (хәзерге Екатеринбург) туган. Әнисе кабель заводында эшләгән, ә әтисе автобус йөрткән. Гөлнарага биш яшь булганда гаиләләре белән Яңавыл шәһәренә күченеп кайталар. Бу шәһәрдә завод булмаганлыктан, әнисе мәктәпкә эшкә урнаша, ә әтисе машина йөртүен дәвам итә. Балачактан ук эшкә өйрәнеп, хезмәт сөючән булып үсә Гөлнара. Укыган елларында әнисенә ярдәм итеп, мәктәп тормышының, укытучы эшенең нечкәлекләрен аңлый. Шуңадыр да инде, мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының урыс филологиясе факультетына укырга керә.

– Мәктәп эскәмиясеннән үк мине укытучы һөнәре җәлеп итте. Мәктәпкә, фәнгә мәхәббәт тәрбияләгән, тормышыма нигез салган барлык остазларыма рәхмәтемне белдерәм. Мин, авыр булуына карамастан, үз өстемдә даими эшләүне таләп итә торган әлеге һөнәргә аңлы рәвештә килдем. Педагогика даими камилләшүне таләп итә, мин бу юнәлештә һәрвакыт үсәргә тырышам, – диде Гөлнара Зөфәр кызы.

Укуын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алып, яшь кыз “Яңавыл таңнары” гәзите редакциясендә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. “Ни өчен редакциягә эшкә урнаштыгыз?” дигән сорауга:

– Мин укуны тәмамлаган елларны педагоглар чыгарылышы зур булды, вакантлы урыннар юк иде. Кем кичәге студентны стажсыз, тәҗрибәсез эшкә алсын инде? Редакциядә бераз тәҗрибә туплап, мәшгульлек үзәге аша Яңавыл шәһәренең бер мәктәбенә секретарь булып урнаштым. Соңыннан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасына күтәрелдем, – ди елмаеп, мөлаем ханым.

Гөлнара Гарипованың гомум стажы – 14 ел, шуның дүрт елы – педагогик стаж. Журналист, сәркатип, методист булып эшләп, завуч булып эшләгәндә үз фәнен укыта башлый.

“Земство укытучысы” программасында катнашып, Гөлнара Зөфәр кызы Борай районы Каенлык урта мәктәбенә эшкә урнаша. Коллектив бик җылы кабул итә яшь белгечне. Тиз арада уртак тел табып эшләп китә.

– “Земство укытучысы” программасы ярдәмендә мин балачак хыялымны тормышка ашырып кына калмадым, тулы хокуклы педагог булдым. Үз эшемне яратып башкарам. Хезмәттәшләрем дә, укучылар да җылы кабул иттеләр. Түземсезлек белән декрет ялым тәмамланганын көтәм. Миңа, шәһәр кызына, авыл җирлегенә күчеп кайтуы кыен булса да, укыту хыялы алга өндәде. Әлбәттә, минем гаиләм, ирем зур ярдәм күрсәтте. Омар Хайям әйткәнчә “Дөньяда иң мөһиме һәм кыйммәтлесе – ул гаилә. Башта син туып-үскәне, аннары үзең булдырганы”. Минем улларым – минем ике канатым, ирем – минем таянычым, мин язмышыма рәхмәтлемен, – ди Гөлнара Зөфәр кызы.

Гөлнараның тормыш иптәше Фидан – Иске Бикмәт егете. Яшь егет Яңавыл шәһәренә эш буенча баргач, сылу кызны күреп, гашыйк була. Кыз да кире какмый. Күп тә уйлап тормый, туйлар ясап, яшь гаилә матур итеп яшәп китә. Гөлнара “Земство укытучысы” программасында катнашып алган акчага гаилә яшәү шартларын яхшырталар, ипотеканы каплауга файдаланалар.

Гариповлар ике малай тәрбиялиләр. Инсаф быел беренче сыйныфка укырга бара, ә төпчекләре Алимга биш кенә ай әле. Гаилә башлыгы нефть тармагында эшли.

Сүз уңаеннан, Гөлнара Гарипова Каенлык мәктәбен «Ел укытучысы-2022» муниципаль конкурсында уңышлы тәкъдим итте. Шулай ук, төрле ярышларда, конкурсларда, олимпиадаларда катнашып килә максатчан, актив, яңа идеяләр белән янучы яшь укытучы.

Бәхеткә каршы, бүген яшьләр авырлыклардан курыкмый. Бар булган мөмкинлекләреннән файдаланырга, камилләшергә һәм үз өлкәсендә алга барырга тырыша. Гөлнара Гарипова “Земство укытучысы” программасы буенча Борай районына килгән бердәнбер педагог. Тырыш, эшкә җаваплы караган, hәр яңалыкка омтылган изге hөнәр иясе – Гөлнара Зөфәр кызына киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Укучылары уңышлары белән шатландырып торсын.

– Яшьләр – безнең киләчәгебез. Республика хакимияте һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан яшьләргә ярдәм итүнең төрле чаралары якын киләчәктә үз “җимешләрен” китерәчәгенә бернинди шик юк. Авыл җирлегенә үзләренә ышанучы, югары квалификацияле кадрларның килүе бик шатлыклы күренеш. Алар авылда төпләнеп, җиң сызганып эшләп, киләчәк буынга ныклы белем, яхшы тәрбия бирерләр дип ышанасы килә. Илебезнең киләчәге белемле һәм тәрбияле
яшьләр кулында икәнен барыбыз да аңлыйбыз.
Зинфира Булатова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас