– Бездә бер яктан – патриотик тәрбиягә ихтыяҗ зур, икенче яктан – бу эшне профессиональ дәрәҗәдә куярга, аны тиешле югарылыкка күтәрергә уникаль мөмкинлек, – диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. – Чөнки яшьләр үзләренең ата-аналарының, күршеләренең, туганнарының, якыннарының конкрет мисалларында һәр гаилә тормышында тарихи процессларның никадәр тирән чагылуын күрә, чын патриот кем икәнен һәм ул булуның никадәр мөһим булуын аңлый.
Соңгы елларда республикабызда патриотизм тәрбияләүгә зур игътибар бирелә башлады. Мәгариф учреждениеләрендә Русия Герое генерал-майор М.М. Шәйморатов хөрмәтенә аталган 186 сыйныф ачылды. 2022 елда Русия Герое Максим Серафимовка багышланган "Патриот" хәрби-патриотик паркы эшли башлады. Ачылу вакытыннан алып 6642 укучы өчен укулар үткәрелгән, шулай ук 2559 укучы өчен хәрби-патриотик сменалар оештырылган. Республикада илдә иң яхшы "Геройлар узышы" трассаларының берсе булдырылды, аны теләгән һәркем файдалана ала. Хәзерге вакытта парк төзелешенең дүрт фазасының икенчесе төгәлләнеп килә, ул бүген мәгариф һәм иҗтимагый берләшмәнең мөһим үзәге буларак таныла. 397 мәктәп Русия Федерациясенең дәүләт символлары белән җиһазландырылган.
Җәмгыятебезнең киләчәге бүген мәктәптә укучы егет һәм кызларның гражданлык сыйфатларына, чын патриотлар булып үсүенә бәйле. Мәгълүм булганча, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – тәрбия процессы алдына куелган төп максатларның берсе. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти. Укытучы – ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Безнең Борай районы мәктәпләрендә дә укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә укытучылар тарафыннан күпкырлы эшләр оештырыла.
Борай авылы урта мәктәпләренең өч сыйныфында ватанпәрвәрлек профиле буенча укыту алып барыла. Беренче санлы мәктәптә кадет янгын-коткару классы булдырылды. Гимназия белән өченче урта мәктәптә шайморатчылар класслары уңышлы эшли. Бу укучылар гына түгел, район мәктәпләренең барлык укучылары да патриотизм юнәлешендә укытыла. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу кичәләре мәктәпләребездәге барлык сыйныф укучылары катнашлыгында уза, Әфганстанда, Чечен Республикасында һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу-кичәләр, спорт уеннары, бәйгеләр оештырыла, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән очрашалар. Мондый очрашулар чынбарлыкны дөрес күзалларга, авырлыклардан курыкмаска, хәрби антка һәрвакыт тугры калырга, туган җиреңне, Ватаныңны яратырга кирәклеген аңларга ярдәм итә, яшь буынга физик яктан чыныккан һәм сәламәт булырга кирәклеген өйрәтә. Шулай ук мәктәпләрдә экспонатларга бай музейлар эшләп килә. “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” дигән бүлекләрдә ветераннарыбыз турында мәгълүматлар, тыл ветераннарына багышланган альбомнар, ”Хәтер китабы”, солдат хатлары, фотокарточкалар, ветераннарның шәхси әйберләре саклана. Бу материаллар – укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур таяныч. Музей материаллары, экспонатлар дәресләрдә, класс сәгатьләрендә һәм төрле кичәләр үткәрү өчен файдаланыла. Тәрбия өлкәсендә мондый файдалы, нәтиҗәле чаралар куллану матур нәтиҗәләрен дә бирә. Безнең районда туып үскән егетләребез хәрби хезмәттә дә үзләрен сынатмыйлар, бу турыда командирларыннан әти-әниләренә, туганнарына килгән мактау хатлары раслап тора.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе hәрвакыт актуальлеген югалтмый. Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү проблемасы җәмгыять өчен иң мөhим мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта патриотизм, гражданлык тәрбияләү -шактый авыр бурыч, аны хәл итү сабырлык hәм такт таләп итә. Нәкъ менә патриотик тәрбия бала шәхесенең формалашуында, үз иленең гражданинын формалаштыруда мөhимнәрнең берсе булып тора.
-Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә патриотизм юнәлеше зур адымнар белән алга атлый. Хезмәт тәрбиясе, патриотик тәрбия янә үзәккә чыкты. Советлар Союзында булган гадәти әйберләр бүген янә мәктәпләргә кертелә. Элек һәр дүшәмбе “политинформация”дән башлана, сыйныф сәгатьләре үтә иде. Хәзер дә “Разговор о важном” дәресе буларак болар кертелде, гимн уйнатыла башлады.
Әмма шунысы да бар – патриотларны бер көндә тәрбияләп булмый. Минемчә, иң беренче чиратта, яхшы кеше тәрбияләргә кирәк. Бүгенге ата-аналар, мәктәп системасы бергәләп хезмәт тәмен, дуслык кадерен белгән, башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган, әти-әнисен, укытучыларны, өлкән буынны хөрмәт иткән укучы тәрбияли алса, киләчәктә алар үз иленең патриотларына әйләнәчәк.
“Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Ситдыйков.