Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 август 2024, 14:37

“Үсеш ноктасы” яңа мөмкинлекләр ача

Соңгы елларда Башкортстан республикасында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров мәгарифне үстерү өчен эзлекле һәм системалы адымнар ясады. Бу яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне, шулай ук гамәлдәге уку йортларын модернизацияләүне үз эченә ала.


Республикада мәгариф системасын үстерүгә комплекслы ысуллар кулланыла: матди-техник җиһазлау яхшыра, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен мотивация системасы формалаша, илдә белем бирүнең иң яхшы практикалары кертелә.
Башкортстан Республикасы 2020 елда «Мәгариф» милли проектының «Цифрлы мәгариф мохите» федераль проекты кысаларында мәгариф оешмаларын цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү өчен матди-техник база белән тәэмин итүгә 2021-2023 елларда федераль бюджеттан субсидияләр бирү конкурсында җиңүче булды.
Республиканың 945 мәгариф оешмасында цифрлы белем бирү мохитен кертү өчен матди-техник база яңартылды. Федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган акчаларның гомуми күләме 1,52 млрд сум тәшкил итте.
2019 елдан 2023 елга кадәр проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре булып 650 белем бирү оешмасында цифрлы җайланмалар комплектлары бар, 665 «Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге, тугыз «IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге, өч «Кванториум» балалар технопаркы төзелде, ике мобиль технопарк сатып алынды.
Безнең район «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» төбәк проектын гамәлгә ашыруда актив катнашуын дәвам итә.
«Взлетай» төбәк проекты беренче мәктәп форумында БР Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителгән иде, ул районның барлык урта мәктәпләрендә гамәлгә ашырыла. Борай авылының 2нче гимназиясендә һәм Борай авылының 3нче урта мәктәбендә «Сәламәт елмаю» стоматология кабинетлары уңышлы эшләп килә.
Ел саен «Үсеш ноктасы» үзәкләре саны арта. Алар бездә сигезгә җитте. 2019-2024 уку елларында Борай авылының өч мәктәбендә, Зур Бадрак, Чалкак, Яңа Тазлар, Ваныш, Каенлык авыллары мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технилогик юнәлешле белем бирү үзәкләре барлыкка килде.
“Үсеш ноктасы” – яңартылган кабинетлар, заманча җиһазландырылган химия һәм биология лабораторияләре. Анда махсус белем алган иҗади педагоглар эшли. Цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре барлыкка килү белән авыл мәктәпләре технологик белем бирүнең драйверларына һәм аны заманча үстерү брендына әйләнде.
3D-принтерлар, робот-манипуляторлар, LEGO-роботлар, электрон схема җыелмалары – боларның барысын да балалар “Заманча мәктәп” федераль проекты ярдәмендә таныша. Хәзер алар компьютерда электр чылбырын төзи, манипуляцион роботны эшләүдә үз көчләрен сынап карый, тавыш графикасы төзи алалар. Шулай ук команда эшендә үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

  • – Бездә сигез “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды. Шуны да билгеләп үтим: табигый-фәнни юнәлештәге ресурс үзәгендә башка мәктәпләрдән дә укучылар килеп тәҗрибәләр, очрашулар уздыра.“Үсеш ноктасы” үзәкләре, һичшиксез, сыйфатлы белем бирү чикләрен киңәйтә, ремонтланган кабинетларны заманча җиһазландыру балаларда технологик һәм гуманитар фикер йөртүдә ярдәм итә. “Безнең бурыч – бала мәктәптән билгеле бер белем җыелмасы белән генә түгел, ә сәламәт, бәхетле, лаеклы граждан буларак та чыгарга тиеш. Бу реаль бурыч, һәм ул аерым карарны таләп итә” дигән сүзләре төбәк Башлыгы Радий Хәбировның мәгарифне алга этәрүе турында. Шуңа күрә авыл мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” булдыру – зур куаныч.
    Илдус Мостафин, район мәгариф бүлеге начальнигы.
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: