Район мәгариф учреждениеләрендә туган телләрне өйрәнү йөзеннән бик күп чаралар, конкурслар оештырыла. Район мәктәпләре укучылары республика конкурсларында актив катнаша һәм уңышларга ирешә, бу куанычлы, әлбәттә.
“Башкортстан Республикасында дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләр истәлеген мәңгеләштерү максатыннан безнең район мәктәбе укытучылары да грант алуга ия булдылар”, – ди мәгариф бүлеге методисты Рамилә Солтанова. Шундый грантка ия булган укытучы Әлмирә Хәмидуллина белән очраштык. Әлмирә Тимербулат кызы икенче гимназиядә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта. Укучыларның һәм аларның ата-аналарының яраткан укытучысы ул.
“2023 елда башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучылары конкурсында катнашып грантка ия булдым. Грант алу миңа яңа үрләр яуларга, зур уңышларга ирешергә канат куйды. Бу җиңүдән соң мин яңа сулыш алып эшкә җиң сызганып тотындым. Республика Башлыгына безне, башкорт теле укытучыларына ярдәм иткәне өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Безнең мәктәптә бер кабинет бу телне өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган. Бу Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы белән башкарылды. Алар безне дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик әсбаплар белән тәэмин итеп торалар. Башкорт тарихын, телен, гореф-гадәтләрен балаларыбызга өйрәтәбез. Телне камил белгән балалар да бар. Алар белән төрле конкурсларда катнашабыз. Мәсәлән, “Урал батыр” район конкурсында 10 нчы һәм 8нче сыйныф укучылары чыгыш ясап, призлы урыннарга ия булдылар”, – ди үзенең эшчәнлеге турында Әлмира Хәмидуллина.