Мәгариф
17 июль 2024, 05:13

Смена үтеп тә китте

Кичә, 16 июль көнне, районыбызның матур табигать почмагына урнашкан “Танып” балалар лагерының икенче сменасының ябылу тантанасы үтте

21 көн дәвамында районның төрле мәктәпләреннән җыйналган 120 укучы Җитез Танып елгасы буенда ял итеп, сәламәтлеген ныгытты, төрле уен-бәйгеләрдә белем-осталыгын арттырды, бу көннәр балалар күңелендә аеруча матур хатирәләр калдырды.

Ябылу тантанасында  Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бүлеге начальник башлыгы урынбасары Лилия Хәбибуллина, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов,  район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кураторы Альбина Садыйкова катнаштылар. Алар укучыларның лагерьда ял итү тәэсирләре, кичерешләре белән кызыксынды. «Кәефләр ничек?» дигән сорауга балалар үзенчәлекле хәрәкәтле җавапларыннан ук ялның ни дәрәҗәдә күңелле узганлыгын чамалавы авыр түгел. «Быелгы ялым минем өчен бигрәк тә уңышлы, кызыклы булды. Биредә узган төрле спорт бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яуладык. Зур тәэсирләр белән кайттачакбыз. Вожатыйларга, безнең ялыбыз күңелле булсын өчен үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм», - ди Борай авылыннан килгән Марат.

«21 көн бик тиз үтеп китте, сизми дә калдык. Яңа дуслар таптык, үзебез өчен ачышлар ясадык. Киләсе елда да килергә насыйп булса иде», - ди Тимур.

«Без үскән вакытта да пионер лагерьлары бар иде. Һәрбер чорда лагерьның максаты бер – яңалыкка омтылу, бердәмлек булдыру, коллективта яшәргә өйрәтү, үзара дуслык җепләре сузу, белем-осталыкларны уртаклашу. Район хакимияте балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирә, бик күп биналар ремонтлана, зур чыгымнар тотыла. Сезнең дә «Танып»та алган белем-яңалыкларыгыз алдагы көндә дә зур терәк булсын», - диде Гемир Хаҗетдин улы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас