+30 °С
Болытлы
Укучыларны мәктәп директоры Алик Усаев, укытучылар, әти-әниләр котлады.
Чыгарылыш сыйныф укучылары да үз чиратларында аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда район данын яклаган чыгарылыш сыйныф укучыларына грамоталар һәм шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырылды, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексының билгеләре дә бирелде.
Укучылар һәркайсы аттестатлар – олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште.