Мәгариф
25 июнь 2024, 10:39

Уңган Ләлә

Укытучы булып туган ул! – дип, нәкъ менә Ләлә Әлфрит кызы кебекләр турында әйтәләрдер. Бүгенге көндә Кәшкәләү мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Ләлә ханым Гыйлфанованың 29 еллык эш стажы бар.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова


Ләлә ханым – гап-гади хезмәт кешесе. Ишмәмәт авылында дөньяга килә. Кәшкәләү урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ләлә Бөре педагогия институтының физика-информатика факультетында белем ала. 
Кәшкәләү мәктәбенә Ләлә ханым 1994 елда килеп, бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Директорның тәрбия эше буенча урынбасары вазыйфасыннан кала укучыларга рәсем, кызларга хезмәт дәресе дә укыта. Һәр дәрестә укучыларны сәнгать дөньясына алып кергән таләпчән, эзләнүчән, максатчан мөгаллимә ул. Шушы вакыт эчендә бик күп балага төпле белем бирә, аларның якын дустына, киңәшчесенә әверелә. Ләлә ханым белем һәм тәрбия биргән укучылар инде үзләре дә әти-әни булалар. Алар хәзер үз балаларын Ләлә апалары янына укырга алып киләләр, ышанып мөгаллимә апаларына тапшыралар.


Укытучы булу – гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз. Ләкин анда яшәү өчен түземлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, җыйнаклык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булырга кирәк. Моның өчен күп уку, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерү дә сорала. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу да шарт. Ләлә ханым – бу сыйфатларның барысына да ия булган укытучы һәм остаз. Аның тырышлыгы, ихлас ярдәме белән шушы вакыт эчендә күп кенә яшь белгечләр дә үз эшләренең осталары булып өлгерә. Белемен, уңай эш тәҗрибәсен үзенең хезмәттәшләре белән дә бик теләп уртаклаша Ләлә ханым.


Туры сүзле булуы, үз фикерен өзеп әйтә алуы, кирәк вакытта төпле киңәше белән коллективта ихтирам яулаган кеше ул Ләлә Әлфрит кызы. Нинди генә эшкә тотынса да, оештыру сәләте күренеп тора. Аның өчен эре яки вак, кирәкле яки кирәксез, минеке яки синеке дигән эшләр юк. Аның һәр нәрсәгә йөрәге авырта, һәр эшкә кулы ятып тора, барысына да өлгерә, һәммәсенә дә җитешә.


Ләлә Әлфрит кызы гади укытучы гына түгел, үзенең күңел матурлыгын башкаларга бүләк итүче дә. Кунакчыллык та, кешелеклелеге, чын дус була белүе белән аерылып тора ул. Көндәлек тормышта да бик гади һәм тыйнак кеше булып кала белә. Аның күңеле өчен иң кадерле, җылы урын – балалары, гаиләсе, оныклары. Карагыш егете Илдар белән ике бала тәрбияләп, тормыш юлына бастыралар. Кызлары Яңавыл шәһәрендә яши, тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр.  Уллары Нефтекамада машина төзелеше колледжында укып чыга, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Себердә эшләп йөри. 


Ләлә Гыйлфанованың хезмәтенә иң зур бәя – ул укучыларның аны яратуы, ата-аналарның ихтирамы һәм, әлбәттә, хезмәттәшләренең хөрмәте.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас