Мәгариф
13 Май 2024, 06:59

Кәшкәләү мәктәбенең булдыклы укучысы

   Һәр мәктәп уку алдынгылары һәм активистлары белән горурлана ала. Укучы Гөлнур Ситдыйкова – Кәшкәләү мәктәбенең горурлыгы.


Гөлнур Иске Карагыш авылыннан. Көндә иртән автобус белән Кәшкәләүгә мәктәпкә килеп укый. 


Ул барлык фәннәрдән дә яхшы билгеләренә генә өлгәшә. Аңа математикадан мәсьәләләр чишү, рус һәм башкорт язучыларының әсәрләрен уку, үсемлекләрне өйрәнү дә бертигез ошый. Гөлнурның портфолиосы бай – анда конкурсларда катнашкан һәм җиңгән өчен дипломнар, грамоталар байтак. Кыз мәктәптә, районда үткән фәннәр буенча олимпиадаларда актив катнаша. 


– Яхшы нәтиҗәләргә мин максатчанлыгым һәм әти-әниемнең ярдәме белән ирешәм. Әни минем өчен үрнәк. Ул мәктәптә яхшы укыган, хәзер дә шунда эшли. Әти-әнине шатландыру, аларның горурлануын күрү рәхәт. Шулай ук яхшы нәтиҗәгә ирешүгә укытучыларымның роле зур.  Уку барышының миңа бары тик күңелле кичерешләр генә китерүе дә мөһим булып тора, шуңа да парта артында вакыт тиз, сизелмичә һәм кызыклы үтә, – ди Гөлнур. 
Гөлнур буш вакытында торт пешерү белән мавыга. Киләчәктә ул, бәлки, әнисе кебек, укытучы  булыр, бәлки башка һөнәр сайлар. Аңа кадәр әле вакыт бар, ә әлегә Гөлнур тырышып укуын, яңа белемнәр үзләштерүен дәвам итә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас