Мәгариф
8 Май 2024, 06:00

Гимназистлар заман белән бергә атлый

Икенче санлы гимназиядә мәктәп укучыларының инициативалы бюджетлаштыру конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылган “Ял территориясе: пауза ал” ял итү зонасын ачу тантанасы булды.

Гимназистлар заман белән бергә атлыйГимназистлар заман белән бергә атлый
Гимназистлар заман белән бергә атлый

Берничә өлештән торган чараны мәктәп директоры Алик Усаев ачып, килгән кунакларны мәктәп тормышы һәм белем учагында гамәлгә ашкан проектлар белән таныштырды. Артабан инде чарада катнашучылар мәктәпнең икенче катының фойесында әзерләнгән ял итү зонасына үттеләр. Ял итү зонасы өч өлештән тора. Кунаклар шушы ял зонасының презентациясе белән таныштылар, аннары укучыларның ялы фәһемле һәм файдалы итеп үтсен өчен булдырылган өлешләренә тукталдылар. Бигрәк тә интеллект өлешендә идәнгә буяп ясалган шахмат тактасы кунакларны үзенә җәлеп итте. Ял зонасында якташыбыз Җәмил Әхәтгалиевның иҗади эшләре булуы да әлеге чарага ямь өстәде. Шушы мавыктыргыч һәм кызыклы ял зонасы белән танышып чыкканнан соң мәктәп директоры шушы проектны тормышка ашырырга матди ярдәм күрсәткәннәргә Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук чарада “Социализациядә һәм аралашуда ял итү зонасының роле”, “Педагогларда эмоциональ януны кисәтү”, “Рәсем сәнгате чаралары белән эстетик тәрбия бирү” кебек темалар буенча сөйләшүләр булды. Укытучылар Әнисә Мортазина һәм Светлана Шуварова оештырган китап презентациясе дә бик үтемле булды. Ахырда Җәмил Әхмәтгалиевның укучыларга осталык сәгате күрсәтүе дә отышлы булды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас