Мәгариф
12 апрель 2024, 10:52

“Йәйгор” балалар бакчасында семинар-практикум үтте

Бүген, 12 апрель көнне, Борай авылының икенче санлы “Йәйгор” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә заманча карашлар” дип аталган район семинар-практикумы үтте

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Борай авылының икенче санлы “Йәйгор” балалар бакчасында район мәгариф бүлеге начальнигы  Илдус Мостафин, Борай авылының балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр катнашлыгында  “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә заманча карашлар” дип аталган район семинар-практикумы үтте. Семинарда канашучылар бу тема буенча балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Семинар ачылу тантанасыннан соң кече төркем тәрбиячесе Зилә Аллаярова тәрбияләнүчеләре белән урыс халык әкияте  “Шалкан” мотивлары буенча сәхнәләштерелгән уен мисалында театральләштерелгән эшчәнлектә кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен тантамареска театрын куллану әһәмиятен белдерделәр.

“Бу искиткеч су” темасына тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек буенча ачык дәресне үз тәрбияләнүчеләре белән өлкән төркем тәрбиячесе Луиза Мөлүкова алып барды.

Үз тәрбияләнүчеләре белән мәктәпкә әзерлек төркем тәрбиячесе  Наилә Вафина “Язны эзләү” темасына ачык интеграцияле дәрес мисалында өлкән яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен традицион булмаган (классик булмаган) рәсем эшчәнлеге техникасын һәм алымнарын куллану дәресен күрсәттеләр.

Нейроподход ярдәмендә инновацион логопедик технологияләр кулланып, "Р" авазын автоматлаштыру" темасына ачык дәресне укытучы-логопед  Алсу Имамова үткәрде.

Космонавтика көненә багышланган музыка җитәкчесе Зилия Сахаутдинова әзерләгән “Йолдызларга чәнечкеләр аша” ачык музыкаль чара берсен дә битараф калдырмады. Аннарны ата-аналар үз балалары белән “Космик феерия” дефилесын күрсәттеләр.

Өлкән төркем тәрбиячесе Мартина Атнафикова “Кызыклы уен йортлары” дидактик күпфункцияле кулланма белән эшне оештыру темасына тәрбиячеләр өчен мастер-класс үткәрде.

Чара педагоглар өчен педагог-психолог Илидә Таҗетдинова үткәрүендә "Гаилдән кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?" дигән КВИЗ уены белән тәмамланды.

Семинар эшенә мәгариф идарәсе белгечләре югары бәя бирде, актуаль проблеманы күтәреп чыккан һәм аны чишү алымнарын күрсәткән өчен бакча коллективына рәхмәт белдерделәр. Практик семинар оешкан төстә барды, катнашучылар бар да уңай фикердә калдылар.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас