Мәгариф
10 апрель 2024, 04:00

Туган тел дәресләре мөһим

Дүртенче апрель көнне Борай өченче санлы урта мәктәбендә “Башкорт телен укытуда актуаль проблемалар” дип аталган башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары үтте.

Туган тел дәресләре мөһимТуган тел дәресләре мөһим
Туган тел дәресләре мөһим

Семинарда Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәлеге начальнигы Илдус Каһарманов, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының башкорт теле һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире Зәкия Габитова, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф буенча ресурс үзәгенең директоры Әлфия Әбделманова, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф буенча ресурс үзәгенең баш белгече Алита Локманова һәм 22 шәһәр һәм районнардан килгән мәгариф бүлекләренең туган тел методистлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнаштылар. Аларны семинар барышында Борай район мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Рәмилә Солтанова озатып йөрде.
Семинар Борай район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафинның сәламләвеннән башланып китте. Аннары туган телләр буенча методист Рәмилә Солтанова Борай районында туган телләрне укыту торышы белән таныштырып үтте.
Дәрестән тыш эшмәкәрлектә Борай авылының 3нче санлы урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гайнетдинова “Интерактив башкорт теле” дәресеннән өзек күрсәтте. Борай авылының 2нче санлы гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Гарифҗанова үз укучылары белән “Башкорт биюләрен бие” практик өлешендә бию элементларын күрсәттеләр. Дәрестән тыш эшмәкәрлекне йомгаклап, Борай авылының 3нче санлы урта мәктәбенең Зимфира Ягафәрова җитәкчелегендәге театр түгәрәгенең эшен күрсәтү булды.
Практик өлеш ачык дә-ресләрдән торды. Бертөркем семинарда катнашучылар Борай беренче санлы урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мостафина “Башкортстан кошлары” темасына уздырган дәрестә булдылар. Икенче төркем – Борай авылы гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Муллагалиева укучылары белән күрсәтүендәге “Ияртүле кушма сөйләмнәрне гомумиләштереп кабатлау” дәресендә булдылар. Укучылар ачык дәресләрдә үзләренең туган телләренә булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен күрсәттеләр.
Лилия Гайнетдинова, Зимфира Ягафәрова һәм Айгөл Камаева оештырган “Кыр казлары булып кайтырбыз” дип аталган класстан тыш чара семинарда катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Сугыш чорындагы вакыйгалар концерт номерлары белән үрелеп барды.
Семинар “түгәрәк өстәл” артында әңгәмәләшү белән тәмамланды. “Түгәрәк өстәл”-дә Башкортстан Респуб-ликасының Мәгарифне үстерү институтының башкорт теле һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире Зәкия Габитова белән Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү инсти-тутының милли мәгариф буенча ресурс үзәгенең директоры Әлфия Әбделманова чыгыш ясадылар. Башкорт телен укытуда туган проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды. Спикерлар чыгышларында башкорт теле – халыкның хәтере, җаны, иң зур байлыгы булуын билгеләп үттеләр.
Башкорт теленә һәм әдәбиятына багышланган чаралар белем бирү һәм тәрбияви әһәмияткә ия генә түгел, ә укучыларның туган телне белү аркылы иҗади активлыгын үстерә, дөньяга карашын киңәйтә.
Әлеге чарада Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре генә түгел, укытучылар да, укучылар да теләп катнаштылар, аралаштылар, фикер алыштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас