Мәгариф
31 гыйнвар 2024, 05:05

Районның иң яхшы укытучысы билгеләнде

Үткән атнада Борай авылының 3нче мәктәбенең актлар залында «Ел укытучысы-2024» Бөтенрусия һөнәри конкурсының муниципаль этабының финалы узды. Бу юлы «Ел укытучысы-2024» исемен алуга 14 педагог дәгъва итте. Аларның барысы да төрле эш стажына, төрле квалификация категориясенә ия, әмма аларны сайлаган һөнәрләренә тугрылык, яраткан эшләренә мавыгу, үз шәкертләрен сыйфатлы укыту һәм тәрбияләү теләге берләштерә. Бер яктан, конкурс укытучыга олы ышаныч күрсәтә һәм һөнәри яктан үсүгә ярдәм итә, бәйгедә катнашу укытучы өчен файдалы булса, икенче яктан – бу зур җаваплылык һәм күп көч таләп итә.

Районның иң яхшы укытучысы билгеләндеРайонның иң яхшы укытучысы билгеләнде
Районның иң яхшы укытучысы билгеләнде

«Ел укытучысы» конкур-сының муниципаль этабы ике этаптан торды. Конкурс шартлары таләп иткәнчә, читтән торып үткәрелгән беренче этапта конкурсант «Мин – укытучы» темасына үз сайтларын һәм эсселарын тәкъдим иттеләр. Икенче этап ике турга бүленде. Беренче тур «Дәрес» һәм «Тәрбия вакыйгасы» бәйге сынауларын үз эченә алып, укытучылар ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәреп, очколар җыйды. Нәкъ бу бәйгеләрдә төп очколар җыелды һәм шуның белән кемнең финалга чыгуы ачыкланды. Шулай итеп, беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга җиде конкурсант чыкты. Хәлиткеч этапта алар осталык сәгатьләре үткәрделәр.

Тулаем алганда, дәрес-ләрнең барысы да мавыктыргыч һәм файдалы булды, конкурста катнашучылар үзләренең биремнәрен рольләр башкару, проблемалы хәлләр тудыру, мультимедиа чараларын куллану белән җанландырырга тырыштылар. Һәрберсе «укучылар» ролен башкарган конкурсантларга практик бирем тәкъдим итте һәм моны күзәтеп тору бик кызыклы булды.

Компетентлы жюри сүзләренчә, җиңүчене сайлау бик авыр булган. Ләкин конкурс булгач, әлбәттә анда җиңүчеләр булырга тиеш. Төбәк этабында безнең район данын финалда җиңү яулаган Борай авылының 3нче мәктәбенең информатика укытучысы Ленара Әүхәтова, башкорт теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы дип билгеләнгән Борай авылының 1нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Казыйханова, «Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы» номинациясе җиңүчесе – Борай авылының 1нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Нурмиева яклаячаклар. Тамашачылар сөюе призына Шабай авылы мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рания Зиннурова лаек булды. Шул рәвешле, җиңүчеләр, район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, гөлләмәдән тыш, акчалата призлы да булдылар.

Иң яхшы педагогларны район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм мәгариф бүлеге методисты Эльвира Данилова тәбрикләделәр һәм игелекле эшләрендә тагы да югарырак уңышларга ирешүләрен теләделәр. Чараны ябып, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Наил улы «Ел укытучысы»ның ел саен башкаларга үрнәк булып торган талантлы, якты педагогларны ачу мөмкинлеге бирә торган бик әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте.

Шулай итеп, күпләрдә зур кызыксыну уятучы тагын бер «Ел укытучысы» конкурсы тәмамланды. Ә укытучылар үзләренең авыр һәм мәшәкатьле көндәлек эшләрен дәвам итәләр. Гомумән, һәр укытучы мактауга, хөрмәткә һәм җиңүгә лаек.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас