Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар , 11:53

Математика серләре остасы

– Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы була алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Ул ярату чын йөрәктән булса гына балалар сине кабул итә. Ә балаларны берничек тә алдап яратып, яраттырып та булмый, – ди Яңа Тазлар укытучысы Эльвера Галләмова.

Эльвера Кави кызы хезмәт юлын 1994 елда Бөре педагогия институтын тәмамлагач, Иске Тазлар мәктәбендә башлап җибәрә, балаларга физика һәм математика серләрен өйрәтә башлый. 1997 елда башлангыч мәктәпкә генә калгач, Яңа Тазлар мәктәбенә күчерелә. Унбер елдан артык интернат тәрбиячесе һәм озайтылган көн төркеме укытучысы була. 2008нче елдан бүгенге көнгә тиклем математика укытучысы булып  эшләвен дәвам итә. 
 Менә 30 елга якын  ул үзен укыту һәм тәрбия бирүнең киң ысулларын, метод һәм алымнарын камил белүче мөгаллимә итеп таныта. Дәрестә ул кулланган заманча педагогик технологияләр баланың белем сыйфатын, кызыксынуын арттыруга, шәхес буларак камилләшүенә юнәлдерелгән. Һәр баланың талантлы ягын ачарга тырыша ул. “Эш системалы оештырылганда гына уңышка ирешеп була”, – ди Эльвера Кави кызы. Күп сабырлык, таләпчәнлек, җаваплылык сорый торган һөнәренең җимешләре дә байтак, әлбәттә. Аның укучылары республика, район күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Коллегалары, укучылары өчен үрнәк булган, аларның күңелен яулаган, һәрчак ярдәм итәргә әзер, зур тәҗрибәле укытучы ул Эльвера Кави кызы.
“Ни өчен математика һәм физика фәннәре укытучысы булырга ниятләдегез?” дигән сорауга бер дә уйлап тормыйча җавап бирде. 
– Галим Карл Фридрих Гаусс: “Математика – фәннәр патшасы...” дигән, чөнки һәр фәннең нигезенә математик исәп салынган. Бүген беркемне дә компьютер машиналарының музыка язуы белән гаҗәпләндереп булмый. Минемчә, һәр кеше математик булмаса да, һәр математик кешене фикерләргә өйрәтергә тиештер. Бу беренчедән булса, икенчедән, укытучым, остазым Венера Салихҗан кызы минем бу һөнәрне сайлавымда зур роль уйнады. Аның дәресләрендә мин онытылып тыңлап утыра идем, бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып бара иде дәресләрен укытучым, – ди Эльвера ханым. 
Эльвера Галләмова гаиләсендә дә үрнәкле әни һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше  Рәифе белән бергә ике кыз үстергәннәр. Ләйсәннәре Уфа шәһәрендә банкта эшли, ә Эльвина – мәктәп укучысы. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әти белән әнинең  роле бик зур.
Эльвера Кави кызы кешелекле, ярдәмчел булуы белән үзенә тарта. Алга куйган максатына ирешүдә үзен дә, башкаларны да эшләтә белүче шәхес ул, шуңа да зур хөрмәткә лаек.


Фото гаилә архивыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: