

Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Русия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү өлкәсендәге проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын, шул исәптән укучыларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатында уздырыла.
Секцияләр 7 телдә оештырылды. Йомгаклау турында 120ләп укучы катнашты. Борай гимназиясеннән «Башкорт филологиясе» һәм «Татар филологиясе» секцияләрендә 4 укучы үз фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. «Башҡортостандың Борай ауылындағы Тарихи мәсет – XX быуат башы тарих һәм мәҙәниәт ҡомартҡыһы» дигән эше белән 8 Б сыйныф укучысы Шәйдуллин Илдан һәм «Кушманак авылы тарихы» эше белән 11 В сыйныф укучысы Галиева Элена конференциянең лауреатлары исемен алдылар. Шулай ук Шәйдуллин Илдан «Башкортстанның Борай районындагы җир-су атамалары» темасына фәнни-тикшеренү эше белән конференциянең җиңүчесе дип табылды. 9 Б сыйныф укучысы Хәйбрахманова Оксананың татар теленең этимологик сүзлеге авторы Рифкать Әхмәтьянов турында хезмәте һәм 8 Б сыйныф укучысы Карамов Инсафның аш-су атамалары белән бәйле тикшеренү эшләре дә мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнде. Әлеге укучыларның фәнни җитәкчеләре – югары категорияле укытучылар Әсләмов Ришат Назиф улы һәм Әсләмова Әлфия Ринат кызы. Әлеге конференциядә аларның укучылары беренчегә генә катнашмый. 2014 елдан алып гимназиячеләр бу чарада уңышлы чыгыш ясап килгәннәр.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә генә тагын берничә конкурның нәтиҗәләре килеп ирешкән. «Яшь журналист» Республика конкурсында 11 сыйныф укучылары – МЕДИАЛАБ медиамәктәбе катнашучылары Галиева Элена, Низамов Булат һәм Яппаров Марат «Питерга сәяхәт» репортажы белән III дәрәҗә җиңү яуладылар. Шул ук бәйгедә 8 Б сыйныф укучысы Шәйдуллин Илдан иң яхшы укытучылар турында төшерелгән «Остаз» тапшыруын тәкъдим итеп, конкурсның II дәрәҗә җиңүчесе дип табылды. (Җитәкчеләре Ә.Әсләмова һәм Ә.Мортазина).
20 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр үткәрелгән татар әдәбияты классигы, шагыйрь Дәрдемәнднең әдәби мирасына багышланган «Дәрдемәнд укулары» республика бәйгесендә гимназиянең 9 А сыйныф укучысы Исламов Зиннур 1нче урынга лаек булды (Җитәкчесе Ә. Әсләмова).
Туган телен кадерләгән укучы кадерле булыр! Гимназиячеләрнең зур җиңүләре әле алда булсын!